Әфганстан – йөрәк ярасы

2014 елның 28 феврале, җомга







Дәһшәтле Әфган сугышы тәмамлануга да 25 ел гомер узган. Ләкин бу сугыш китергән яралар һәм кайгы-хәсрәт әле дә онытылмый.




Еллар үткән саен тирәнәя, күңелләрне газаплый, үкенү хисе уята. Ниндидер могҗиза белән бу сугыштан исән кайткан ир-егетләр бу турыда ачылып сөйләргә яратмый. Шулай да киләчәк буынга әйтер сүзләре бик күп аларның.




Безнең районыбыздан әлеге сугышта 95, Айбаш авыл җирлегеннән 10 кеше катнашты. Алар барысы да тау-таш арасында, үзәнчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәлерендә татыган баһадирлар. Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәттеләр. Безнең авылдан да Әфган җиле язмышларына дучар булган ике солдат бар, алар – Гәрәфиев Дамир һәм Сәлахов Газинур абыйлар.




Сәлахов Газинур Гәләү улы 1961 нче елның 4 нче октябрендә Яңавыл авылында колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.




1979 нчы елның октябрь аенда Армия сафларына алына. Ул Таджикстанда чик буе гаскәрендә хезмәт итә башлый. Газинурны бераздан Әфганстандагы Рустак шәһә-ренә күчерәләр. Аның сөйләвенә караганда, анда безнең өчен чыдап булмаслык бик эссе һава, ә төнлә белән бик салкын булган. Чүлдә көндезләрен туктаусыз җил искән, җил белән күзгә, авызга ком тулган.




– Бу табигать күренешенә генә чыдап булыр иде. Әфганнар атышы безне гел эзерлекләп торды. Алар таулар артыннан безгә бик еш ут ачалар иде, – ди Газинур абый. – Яшәвебез җир астында, землянкаларда иде. Анда егермешәр солдат яшәдек. Ризыкны айга бер вертолет белән китерәләр иде. Суны елгадан су ташучы машина алып кайта иде. Бервакытны машина суга киткәч, аларга дошманнар ут ачканнар. Без ярдәмгә ашыктык. Бәрелеш вакытында командир – майор Гаврилов яраланды. Без аны БТРга салып частька алып кайттык. Вертолет чакыртып госпитальгә озаттык.




Газинур абый Рустак шәһәрендә егерме сигез ай хезмәт иткән. 1982 нче елның 18 февралендә исән-сау туган авылына әйләнеп кайткан.




Бүгенге көндә Газинур абый Казан шәһәрендә гаиләсе белән гомер итә. Тормыш иптәше Халидә апа белән бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Инде Газинур абый дәү әти булды.




Газинур абыйның теләге: Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен иде.




Икенче әфганлы – авылдашыбыз Гәрәфиев Дамир Гарифулла улы, укып-белем алып, киләчәккә планнар кора. Армия хезмәтенә алына.




– Баграм аэродромына интернациональ бурычларны үтәргә Әфган җиренә аяк бастык. Тиз арада өйрәнүләр, авыр, тынгысыз тренировкалар, автоматтан атарга өй-рәнүләр башланды. Баштагы мәлдә кыр уртасындагы озын палаткаларда яшәдек. Аннары саман кирпечләрдән озын балчык казармаларны үзебез төзеп, шунда урнаштык.




Дамир абый машинасында азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары, снарядлар, кораллар ташый. Бер шәһәрдән икенчесенә ничәмә-ничә километр үтәргә – нинди зур җаваплылык сорый торган вазыйфа бит бу. Якын-тирәдә бомбалар шартлый, снаряд яңгырлары ява, кайдадыр кыя артында снайпер каравыллап тора... Үле гәүдәләрне җыеп, Кабул шәһәренә илтеп, юып, киендереп, цинк табутларга ябып, туган җирләренә озатучы эшен дә күп тапкырлар башкарырга туры килә аңа.




1984 елның апрель аенда туган авылы Яңавылга исән-сау әйләнеп кайта. Бүгенге көндә Дамир абый тормыш иптәше Гөлфәния апа белән Йошкар-Ола шәһәрендә гомер итәләр. Алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр.




Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән югала. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез.




Әфганлы-авылдашларның алдагы тормышлары да саулыкта, тынычлыкта үтсен. Мондый сугышларны бүтән күрергә язмасын, балалар тулы гаиләдә үсеп, әти-әниләргә газиз балалары янәшәсендә булырга язсын иде. Илебез дә батыр егетләрен онытмасын. Аларга карата да игътибар булсын иде. Әфган сугышы турында, анда булган солдатларыбыз турында онытырга хакыбыз юк!

 

 


Светлана Сираҗиева,

Яңавыл авылы китапханәчесе.

 

 



Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International