Иминлекне заманча кайгыртыйк

2014 елның 28 феврале, җомга








Казан ил күләмендә тормышка ашырыла башлаган «Имин шәһәр» проектын камилләштерү буенча Россиянең үзәк шәһәре итеп билгеләнгән. Әлеге яңалык «Куркынычсызлык һәм элемтә» форумын ачу тантанасында билгеле булды.




27 февраль көнне, ягъни бүген, Казан ярминкәсендә «Куркынычсызлык һәм элемтә» дип исемләнгән форум башланып китте. Аны рәсми рәвештә ачу тантанасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.



Әлеге форум быел беренче мәртәбә генә үткәрелүгә карамастан, аның кысаларында оештырыла торган «Тормыш иминлеген тәэмин итүнең заманча проблемалары: бүгенгесе һәм киләчәге» дип аталган фәнни-гамәли конференция күпләргә яхшы таныш. Ул Татарстан башкаласында инде өченче ел рәттән үткәрелә.



- Узган елларда оештырылган күргәзмәләрнең берсе дә юктан гына оештырылмады. Аларның барысы да 2013 елның җәендә узган дөньякүләм Универсиада чорында халык куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан үтте. Шушы күргәзмәләр ярдәмендә без әлеге халыкара уеннар вакытында иминлекне югары дәрәҗәдә тәэмин итә алдык – заманча технологияләр куллану үзенең уңай нәтиҗәсен бирде, – дип белдерде үзенең чыгышында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков.



Быелгы күргәзмәдә Россиядән генә түгел, ә Бөекбритания, Испания, Германия, Италия, Кытай, Португалия, АКШ, Финляндия һәм башка якын һәм ерак чит илләрдән 100 дән артык компания катнаша. Премьер-министр үзенең чыгышында аларның барысына да мөрәҗәгать итеп, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.



- Универсиада чорында куркынычсызлыкның югары дәрәҗәдә тәэмин ителүендә сезнең дә өлешегез зур. Барыгызга да зур рәхмәт, - диде Илдар Халиков.



Ул быелгы күргәзмәдә Татарстан белән күптәннән хезмәттәшлек итүче компанияләрнең генә түгел, ә беренче мәртәбә генә катнашучы оешмаларның да байтак булуын ассызыклады. Форумның Татарстанга үзара хезмәттәшлек турында яңа килешүләр бүләк итәчәгенә ышанычын белдерде.



Россия Эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый тәртипне саклауны тәэмин итү һәм субъектлардагы башкарма хакимият органнары белән бәйләнешләрне координацияләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Юрий Демидов исә үзенең чыгышында фәннең инновацион казанышларыннан башка җәмәгать урыннарында куркынычсызлыкны, халык иминлеген тәэмин итеп булмаячагын ассызыклады.



- 20 гыйнвар көнне ведомстволар арасында  «Имин шәһәр» дип атала торган автоматлаштырылган системаны тормышка ашыру һәм камилләштерү буенча хөкүмәт комиссиясенең составы расланды. Аның максаты – төрле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, әлеге вакыйгаларга опертив рәвештә җавап бирү.  Казан исә әлеге алдынгы тәҗрибәне үстерү, камилләштерүдә үзәк урынны тотачак, – дип белдерде чыгышында Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.



«Куркынычсызлык һәм элемтә» форумы 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында машиналарны паркингка куюның автоматлаштырылган системасы, машиналар бәрелешен булдырмау өчен махсус җиһазлар, алкотестерлар һәм башка инновацион эшләнмәләр белән танышырга мөмкин.

 

 



Рәмзия ЗАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International