Өлкән буын вәкилләре замана балаларын тәнкыйтьләргә ярата. «Без мондый түгел идек», «Без үскән чакта болай эшләми идек» дип үз чор кагыйдәләрен искә төшерә. Бүгенге белем бирү системасының бурычлары һәм максатлары турында фикер йөрткәндә дә гадәттә «зурлар» бай тормыш тәҗрибәсенә таянып эш итә. Һәм мондый фикерләү нәтиҗәсендә бөтенләй ялгыш юлдан бара.
Мәгълүм булганча, бүген белем бирүдә алдынгы булган ил җиңә. Белем бирү сыйфаты балалар киләчәге, илебез бердәмлеге, үсеше һәм иминлеген хәл итүче факторларның берсе. Шуңа да 21 гасыр укыту системасы турында сөйләгәндә, без белем бирүнең тиз һәм тамырдан үзгәрүен аңларга тиешбез.
- XXI гасыр балаларының холкы бөтенләй башка – алар бүтән төрле уйлый, яши. Без ничек укыганбыз, безне ничек укытканнар – хәзер бу мөһим түгел. Без Z буынын, ягъни 2000 елдан соң туган балаларны зур игътибар һәм саклык белән өйрәнергә тиешбез,– дип ассызыклый Россия Мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы Александр Кондаков.
«Татарстан перспективасы. Мәгариф 3.0» конференциясендә ул замана балаларының портретын да сурәтләде. Хәзерге укучылар ирекнең кадерен белә, аларда үз-үзләреннән канәгать булу хисе көчле. Укырга яратмасалар да, башка төрле бик күп мәгълүматны үзләштерә, фән, сәнгать белән кызыксына. Бу балалар бар нәрсәгә дә бик тиз өйрәнә. Алар берьюлы бик күп катлаулы мәсьәләләр чишәргә сәләтле, әмма кайчак үз-үзен бик таркау тота. Технологияләрне нәтиҗәле куллану замана балаларның иң көчле яклары булып тора – алар бу технологияләр белән бергә туа, дип санап китте Александр Кондаков.
Яшь буынның бер төркем җитешсезлекләре дә бар, билгеле. Алар интернетта яши һәм, кызганыч, манипуляциягә бик тиз бирелә. Алар гиперактив, үсмер яшьтә бик агрессив. Мәгълүматларны анализлау, карарлар кабул итүдә кыенлыклар кичерә.
Укытучылар бу үзенчәлекләрне исәпкә алып эш итәргә тиеш. Яңа буынга белемне дә яңа буын педагоглар бирергә тиеш.
- Югары тизлектәге иктисади үсеш кадрларга зур таләпләр куя. Алар 21 гасыр күнекмәләрен һәм компетенцияләрен камил куллана белергә тиеш. Әмма бүген бу күнекмәләр комплексы формалашуга төрле ведомство, эш бирүче һәм бизнес вәкилләренең бердәм булып эшли белмәве комачаулый, – дип билгеләп үтте Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Нәрсәгә һәм ничек укытырга дигән мәсьәлә дә бүген бик күп бәхәсләр уята. Балага зур күләм мәгълүмат биреп, аннары аның бу мәгълүматны ни дәрәҗәдә үзләштерүен БДИ ярдәмендә тикшерергәме, әллә балага үскәч уңышка ирешү өчен кирәкле күнекмәләр биреп, гомер буе белем туплауга, үсешкә омтылучы шәхес тәрбияләргәме, дигән сораулар куела.
Александр Кондаков икенче юнәлештә эш итүне дөрес дип саный. Замана таләпләренә җавап бирүче яңа педагогика гомер буе укуга юнәлдерелгән, карьера баскычы буенча үсәргә омтылган лаеклы гражданин тәрбияләргә тиеш дигән фикердә тора ул.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА