Яңартылган «Рубин» Казан тамашачысы каршындагы тәүге уенда хурлыкка калды. Җанатарларның матч ахырына таба «Бәрдыев» дип кычкырулары юкка түгел иде.
Узган атнада Казанның «Рубин» командасы Европа Лигасының 1/16 финалында Испаниядә җирле «Бетис» белән очрашты. Матч дәвамында диярлек бер уенчыга азрак уйнаса да, безнекеләр очрашуны уртак нәтиҗәгә – 1:1 исәбенә тәмамлый алды. Бу очракта нәтиҗәне уңышлы дип атарга була. Чит мәйданда уртак нәтиҗә бер хәл, ә менә көндәшләрең капкасына бер туп кертә алу автомат рәвештә үз мәйданыңда өстенлек бирә торган фактор. Шунлыктан экспертларның күпчелеге җавап матчы алдыннан өстенлекне казанлыларга бирделәр. Әмма...
«Рубин» – «Бетис» матчы Казан клубының иске стадионында, хәзерге вакытта күнегүләр өчен уздырыла торган мәйданда үтте. Үзәк стадионны җәйгә сакларга булдылар. Ә Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары узган «Казан-Арена»да әле чирәм үсеп бетмәгән. Әлбәттә, спорт башкаласы дип аталып йөрүче шәһәребез өчен хәл мактанырлык түгел. Испанияләрдән командалар килеп, аны шәһәрнең иске бер районында кабул итәбез икән – хәлләр мактанырлык түгел икән бит. Шунысы гына куандыра: стадион тамашачылар белән тулган иде диярлек. Дөрес, «Рубин» стадионы ун меңнән артык кешене кабул итә алмый. Анысының да бер өлеше Испаниядән килүчеләргә, журналистларга бирелгән иде.
Шаронов белән генә ерак китеп булмый
Хәтерләсәгез, «Рубин» Испания клублары белән шактый уңышлы уйный иде. «Барселона», «Малага», «Атлетико»ларны җиңгән командабыз үз чемпионатларында соңгы урыннарның берсен алып торган «Бетис»ны да җиңәргә тиеш иде кебек. Шул факт бераз сагайтты сагайтуын. Корбан Бәрдыев җитәкчелегендә Европага сәфәрне башлаган чорда Италиянең «Парма»сы да соңгы урында бара иде. Әмма алар безне җиңә алдылар. Инде менә «Бетис» та җиңде.
Әйтергә кирәк, бу очрашуда бер күрергә ияләнгән командабыз бөтенләй үз-үзенә ошамаган иде. Асылда, көндәшләребез безнекеләрдән бер башка гына түгел, берничә башка өстен булды. Кайберәүләр Казан командасы составындагы проблемаларны хәлиткеч сәбәп итеп китерде. Камил Муллин, Руслан Мөхәммәтшиннар да Европада уйнарга әзер түгел шул. Рыжиков, Шаронов, Карадәнизләр белән кыйтга турнирларында гына түгел, Россиядә дә әллә ни майтарып булмаячагы көн кебек ачык.
Клуб җитәкчелеге үзе дә моны аңлый булса кирәк (кемнәр җитәкчелек итә икән – анысын да беләсе иде. Клуб сайтында генераль директор булып әле һаман да Владимир Леонов исәпләнә, гәрчә аны инде күптән Мәскәүгә китте дип хәбәр итсәләр дә). «Бетис» белән уйнаган вакытларда казанлыларның тагын ике уенчы белән килешү төзегәнлеге мәгълүм булды. Украинадагы хәлләрнең тотрыксыз булмавын истә тотып, күп кенә командалар селекция эшчәнлеген шул тарафка юнәлдерде. Казан командасына Харьков «Металлург»ыннан Украина җыелмасы һөҗүмчесе Марко Девич күчкән. Ә «Зенит»тан исә 21 яшьлек Павел Могилевец бездә аренда хокукында уйнаячак.
Бәрдыевны сагыну
...Очрашу барышында исәп испаннар файдасына 2:0 булгач та, стадионга җыелган халык бердәм рәвештә «Бәрдыев, Бәрдыев» дип кычкыра башлады. Тамашачыны аңларга була. Чөнки безнең барлык җиңүләребез, уңышларыбыз Корбан Бәрдыев исеме белән бәйле шул. Ринат Билалетдинов җитәкчелегендә уйнаучы командабыз үз тамашачылары алдындагы чыгышларны гаять уңышлы башлап җибәргән очракта бәлки элеккеге тренерны искә алучы да булмас иде. Шунысы да бар, «Бетис»ка каршы җавап уенында «Рубин»ның Европа Лигасындагы ундүрт матчлык оттыруларсыз сериясе өзелде.
Кыйтга турнирларында чыгыш ясаучы Махачкаланың «Анжи»сы исә җавап уенында Бельгиянең «Генк»ын 2:0 исәбе белән бирелдерде. Шул рәвешле, Россия чемпионатының соңгы урынында баручы махачкалалылар Европадагы төп өметебез булып калды, бугай. Сүз уңаенда, кайбер мәгълүматлар буенча Корбан Бәрдыев «Анжи»да эшкә күчкән, диләр...
Радик CАБИРОВ