Җылы яллар көтә

2014 елның 28 феврале, җомга





Язгы һава торышы безне матур көннәр белән сөендереп торуын дәвам итә.


Бүген республикабызда явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы көндез 0, -7 градус. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дә һава торышы әллә ни үзгәрми. 1 мартта төнлә -6, -11, көндез исә 0, -5 градус булса, 2 март көнне термометрлар төнге якта -5, -10, көндез исә янә 0, - 5 градусны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
1 мартка халык сынамышлары
1 март көнне җылы һәм кояшлы икән, димәк, яз да шундый булачак дигән сүз.
Әгәр дә язның беренче көнендә кар яуса, мул уңышка өмет зур, көн җилле булса, җәйнең яңгырлы булуы көтелә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International