ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2014 ел
сишәмбе
“Ак Барс” командасы каршында Иҗтимагый совет оешты. Равил Моратов җитәкләячәк әлеге орган нинди максат белән төзелгән? Тиздән команданың логотибы да үзгәрергә мөмкин икән.
Ураза бәйрәме уңаеннан бүген Татарстан мәчетләрендә гает намазын укыдылар.
Татар әдәбияты классигы, язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшеклесе Гаяз Исхакыйның вафатына быел 60 ел. Гомерен чит илләрдә уздырырга мәҗбүр булган әдипне шушы көннәрдә туган ягында янә зурлап искә алдылар - Төркиядән язучының шәхси әйберләре кайтарылды.
Татарстан мөфтие мөселманнары зур бәйрәм – Ураза гаете белән котлады.
25 июль көнне Лаеш районында палаткалы лагерьларның IX төбәкара слеты ачылды. "Йолдызлы десант" дип аталган слет кысаларында Татарстан, Удмуртия, Башкортстан һәм Түбән Новгород төбәгеннән 190 якын яшүсмер Кама буенда ял итәчәк.
Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Ярышларда илнең иң көчле спортчылары катнашмаса да, Татарстанга ике генә медаль эләксә дә, игътибарны җәлеп итәрлек вакыйгалар барыбер җитәрлек иде.
Быел Диңгез Флоты Көне 75нче тапкыр билгеләп үтелде.  "Моряклар көне"н Казанда Үзәк һәм Җиңү паркларында бәйрәм иттеләр.
Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында алкоголь белән агулану очраклары теркәлүе дәвам итә. 2014 елның беренче яртыеллыгында мондый аянычлы хәлләр, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6 очракка арткан.
Татарстанда беренчеләрдән булып җитди рәвештә виноградчылык белән шөгыльләнә башлаган, үз тирәсенә тынгы белмәс бакчачыларны туплаган Леонтий Кирягинны күпләр белә. Аның исеме «Төньяк виноградчылык атласы»на кергән.
Татарлар арасында шактый абруй казанган “Түгәрәк уен” фестивале быел Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы биләмәсендә узачак. 27-30 июль көннәрендә Спасс раонында чын бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International