“Ак Барс” командасы каршында Иҗтимагый совет оешты. Равил Моратов җитәкләячәк әлеге орган нинди максат белән төзелгән? Тиздән команданың логотибы да үзгәрергә мөмкин икән.
Сүз дә юк, соңгы елларда хоккей республикада беренче номерлы спорт төренә әверелде. Моңа ун-унбиш ел эчендә “Ак Барс” тарафыннан ирешелгән җиңүләр сәбәпче булды, әлбәттә. Әмма 2010 елда соңгы Гагарин Кубогына ия булгач та, команда үз үсешендә туктап калды кебек. Зиннәтулла Билалетдинов Россия җыелмасына баш тренер итеп билгеләнгәч, бер чиктән икенчесенә бәргәләнүләр дә еш булды. Бездә гел шулай бит: мәхәббәттән нәфрәткә – бер адым. Җиңүләргә ияләнеп беткән Татарстан халкына “Ак Барс”ның уены да, андагы үзгәрешләр дә ошамый, нәтиҗәдә, кайчандыр хоккей матчларына билет таба алмый азапланган тамашачылар Казан командасы уенын инкарь итә башлады.
Әлбәттә, проблемалар моның белән генә бетми. Клуб структурасында хезмәт куючылар шактый, ләкин алар һәрберсе үз урынында, үз “биләмә”се өчен җавап бирә. Ә бит коллегиаль дәрәҗәдә, киңәшләшүне сорый торган мәсьәләләр дә калкып чыккалый. Әйтик, логотип, эмблема мәсьәләләре. Дөресен әйтергә кирәк, “Рубин” футбол клубында әнә әлеге проблеманы (аны ребрендинг дип атадылар) читтән чакырылган берничә кеше хәл итте. Нәтиҗәсе билгеле: кечкенә деталь кебек тоелган эмблеманы үзгәртеп кую гына да төрле фикерләр уятты, җанатарларның бер өлеше командага арты белән борылды. Гомумән, билгеле бер үзгәрешләр булуга да карамастан, “Рубин”ны җәмәгатьчелеккә ачык команда дип әйтеп булмый.

Ребрендинг булырмы?
“Ак Барс”та исә алга таба киңәшләшеп эшләргә булганнар. Клубның Иҗтимагый советы шундый ният белән оешты да инде. Команданың рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, совет клубның киләчәк эшчәнлеген билгеләү һәм клубка җәмәгатьчелек фикерен сорый торган мәсьәләләрне хәл итү максаты белән төзелгән. Шунда ук кайбер мәсьәләләр дә аерылып чыгарылган. Беренче мисал – шул ук клуб логотибын үзгәртү. Клубның музее кирәкме-юкмы икәнлеген, Дан залының булу-булмавы, аңа кемнәрне сайлау критерийлары һ.б. проблемаларны чишүдә дә Иҗтимагый совет ярдәмендә чишелеш табар дип белдерелә.
Беренче очрашуда ук “Ак Барс” хоккей клубы каршындагы Иҗтимагый советның рәисе дә сайланды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Моратов сүзләренә караганда, әлеге эшне аңа Президент шәхсән үзе йөкләгән. Кайбер спорт сөючеләр арасында командада җитәкчелек алмашынган икән дигән фикер дә туды. Бу алай түгел, команданың президенты булып элеккечә Шәфәгать Тәхаветдинов калачак (үзе белдергәнчә, аз дигәндә, бер елга әле). Советта ул гади бер әгъза гына булачак. Моратовның урынбасарлары итеп исә Татарстан буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов һәм "БТА-Казан" банкының Директорлар советы рәисе Мөдәррис Идрисов сайланды.
Гомумән алганда, Иҗтимагый советның 23 кешедән торган исемлеге булдырылды. Аның составына сәясәтчеләр, бизнесменнар, хоккей ветераннары, җанатарлар һәм, ни гаҗәп, спорт журналистлары да шактый керде. Соңгы факт исә клубтагы хәлләр чыннан да ябык формада бармаячагына бер ишарә булып тора. Исемлектә, аерым алганда, Хөкүмәт рәисе урынбасары Шамил Гафаров, Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Татнефть”нең генераль директоры Наил Маганов, ветеран хоккейчылар Кирилл Голубев, Сергей Закамский, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Калинкин, радиодиджей Мәхмүт Аракаев, җырчы Салават Фәтхетдинов та бар. Кыскасы, бар да билгеле, бар да хоккейны яраткан кешеләр.
Радик САБИРОВ