Кол Шәриф мәчетендә гает намазын укыдылар

2014 елның 29 июле, сишәмбе




Ураза бәйрәме уңаеннан бүген Татарстан мәчетләрендә гает намазын укыдылар.


Төп намаз Казандагы Кол Шәриф мәчетендә иртәнге 5 сәгать 20 минутта кылынды. Татарстан мөселманнарына Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов котлауларын җиткерде. Вәгазьдән соң мәчеткә һәм урамда җыелган халык җәмәгать намазына басты. Ураза  гаетендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.



 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International