Татарстанда беренчеләрдән булып җитди рәвештә виноградчылык белән шөгыльләнә башлаган, үз тирәсенә тынгы белмәс бакчачыларны туплаган Леонтий Кирягинны күпләр белә. Аның исеме «Төньяк виноградчылык атласы»на кергән.
Мәкаләләре Россия һәм халыкара басмаларда даими дөнья күрә, халыкара күргәзмәләрдә дә катнашып килә ул. Леонтий Кирягинның файдалы киңәшләре татар матбугатында да еш күренә. «Хатыным татар минем, татар телен дә якын итәм», – ди бакчачы.
Казанда үз өе белән яшәүче Леонтий Кирягин гаиләсенең 13 сутый җирендә йорт-каралтыга да, яшелчә түтәлләренә, җиләк-җимеш куакларына да һәм инде 70ләп сорттагы 70-80 төп виноградка да урын җитә. Гади бакчачыга моның кадәр сортны үстерүдән мәгънә юк, ди ул, чөнки аларны безнең табигать шартларында сынап карау максатында утырта.
Белеме буенча физкультура укытучысы, гомере буе шигырьләр иҗат иткән, яшь чагында журналистка укырга хыялланган Леонтий Кирягин көньяк төбәкләргә сәфәр кылганда кызыгып күзәткән виноградчылык белән лаеклы ялга чыккач ныклап шөгыльләнә башлый. Шушы вакыт эчендә ул йөздән артык сортны сынап караган. Шуларның 50дән артыгын бакчасына «пропискага» керткән. Араларында төрле төстәге, тәмдәге һәм зурлыктагы Украина, Молдова, Америка, Болгария, Греция сортлары очрый. Ә менә халык арасында популяр «Изабелла» сортын ул: «Минем бакчада ул сүгенү сүзенә тиң», – дип бәяли.
Кунакларны «Феномен» сорты куагы үрелеп үскән җәйге чатырда кабул итә. «Феномен» бүгенге көндә Татарстанда иң популяр сортлардан санала икән. Аның берничә исеме бар, «Августин» дип тә йөртәләр. Бакчачы аның турында артык таләпчән түгел, яшел-саргылт төстәге баллы тәлгәшләре бер килограммнан артып китә, ди.
Леонтий Кирягинның бакчасында ике төр куакны күрергә мөмкин – беренчеләре безнең климатка чыдам сортлар, алар – башка агачлар кебек үк ачык туфракта үсә, виноград тәлгәшләренә өлгереп җитү өчен 105-110 көн вакыт җитә. Ә инде җимешләре тулысынча пешсен өчен 140-150 көн таләп ителгән сортларны теплицага урнаштырырга туры килә. Алар хуҗаны мул уңыш белән октябрь-ноябрьдә куандыра: бакчачының яраткан сортлары – «Ризамат» белән «Молдова». «Ризамат»ның соргылт-кызыл бер җимеше генә дә шырпы кабы кадәр. Бер куак 40 килограммга кадәр уңыш бирә. Ә Үзбәкстанда исә ул 100 килограммга җитәр иде. Әмма бу баллы җимешне бакчачы теләсә кемгә тәкъдим итәргә җөрьәт итми: бигрәк нәзберек, зур игътибар сорый, авыруларга бирешүчән. «Молдова» сорты белән Леонтий Кирягинның Халыкара күргәзмәләрдә дә катнашканы бар. Шулай ук ул теплицада «Граф Монте Кристо» куагын да сыендырган. Аның тәлгәшендәге бер җимеше слива кадәр була, дип сөйли бакчачы.
Яхшы тәрбияне кызганмасаң, виноград та, алма һәм груша агачлары кебек озак яши. Әле үткән көздә генә Леонтий Кирягин бакчасына яңа теплица корып куйган. Анда сынау өчен төрле сорттагы 16 төп виноград утырткан. Гадәттә, яшь виноград куагы өч елдан соң беренче җимеше белән куандырса, монда инде ике еллык үсентеләрнең дә кайберләрендә чук-чук тәлгәшләр күренә.
Бүген кибетләрдә бакчаның уңдырышлылыгы өчен төрле ашламалар да, үсемлекләрне авырулардан саклаучы матдәләр дә шактый сатыла. Ләкин Леонтий Кирягин экологик чиста ысулларга өстенлек бирергә тырыша. Куакларга көл, үлән төнәтмәләре сибә, тирес һәм шул ук көл белән ашлый.
Бакчачы үсентеләрне үзе әзерли. Көздән куакларны кышкы «йокыга яткырганда» үсентегә яраклы ботакларны кисеп ала. Виноградлар кышны җиңел кичерә. Иң мөһиме – артык дымнан һәм кимерүчеләрдән сакларга кирәк. Виноград куакларын утыртканда ук, бакчачы түтәлләрне агач тартма белән әйләндереп ала. Кыш кергәндә җитлекмәгән яшел ботакларны кисеп ташлаганнан соң, куакны шул түтәл эченә җиргә яткыра да, өстен су үткәрми торган җәймә белән каплый. Аларны язын кар эрегәч, һава 8-10 градуска кадәр җылынгач, март азагы-апрель башында гына ача.
Ботакларны тамырланырга февраль айларында куя. Монда, әлбәттә, эш рәтен белү сорала. Сорт затлырак булган саен, шулкадәр көйсезрәк. Тамырланган үсентеләр соңыннан туфрак салынган савытларга күчерелә. Бер-ике еллык үсентеләр уртача 250-500 сум тора. Сортына карап, 3 мең сумга кадәр җиткән үсентеләр дә була. Үсентеләрне ачык туфракка яздан башлап көзгә кадәр теләсә кайсы вакытта утыртырга ярый.
Виноград безнең климатта өлгереп җитсен өчен аларны даими күзәтеп торырга кирәк. Әгәр куакта 1,5-2 килограммлы тәлгәшләр пешә икән, чәчәк аткач, аларның санын киметәләр. Ә кечерәк җимешле куакларда тәлгәшләрне күбрәк калдырсаң да куркыныч түгел.
Хәзерге көндә халык арасында безнең кояшта чагыштырмача иртә өлгерә торган сортларга сорау зур. Аларга «Феномен», «Тимур», «Виктория», «Аркадия», «Лора», «Ангелия», «Супер Элита», «Тукай» кебек сортларны кертергә мөмкин.
Кайнаган сөт төсендәге «Тукай»ны бакчачы үзе дә бик якын итә. Үзе иң беренче тапкыр үстереп караган сорт ул. Шул ук төстәге «Лора»ны эре тәлгәшләре өчен хөрмәт итә: бер җимеше 5 сумлык тәңкә зурлыгында, ә авырлыгы 15,8 граммга җитә. Халыкара күргәзмәгә «Лора»ның 2,5 килограммлы тәлгәшен алып барганы булган.
Леонтий Кирягин бакчасында иртә өлгерүче иң баллы виноград – төшсез йөземнәр төркеменә кергән «Коринка русская». Аның беренче җимешләрен ул 15-20 августларга көтә. Татарстанда иртә сортлар август азагында пешә башлый, көньяк төбәкләрдә, әлбәттә, бер айга иртәрәк. Республика виноградчылары һава торышына карап, сентябрьнең беренче яртысына кадәр уңыш җыя.
– Виноград яшәү мохитен үзгәртә, ул бик тәмле һәм файдалы. Кешеләр аның кыйммәтен белергә тиеш. Виноград үстереп караудан куркырга кирәкми. Ул бары тик безнең өчен традицион булмаганга, моңа кадәр бакчаларыбызда үстерергә ияләшмәгәнгә генә ят тоела, – дип сөйли Леонтий әфәнде. – Виноград начар тәрбиягә дә түзә, су сипмәсәң, ботакларын кисеп тормасаң да үсә, ләкин бу очракта уңышка зыян килә.
Мәгълүм булганча, Татарстанның виноградчылар клубында бөтен республика буенча йөзгә якын әгъза исәпләнә. Клубның утырышлары октябрьдән башлап язга кадәр ике атнага бер тапкыр якшәмбе көнне башкаланың Төзелеш көллиятендә үткәрелә. Анда виноград белән җитди шөгыльләнгән кешеләр тәҗрибә уртаклашса, виноградчылар мәктәбендә белем алырга теләүчеләр өчен дә махсус дәресләр оештырыла. Кызыксынып килүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк: гүзәл затлар тәрбияләп үстергән виноградлар аеруча уңа икән. Элегрәк клуб эшендә пенсионерлар гына катнашса, хәзер виноградчылык яшьләр арасында да популярлаша. Күбесе укыган кешеләр, фән кандидатлары гына да – алтау.
Моңа кадәр биш ел рәттән виноградчылар көзен Казанга күргәзмәгә җыела иде. Быел Татарстанда үстерелгән традицион виноград уңышы күргәзмәсе оештырылмаячак. Леонтий Кирягин бу юлы оештыру эшләрен үз җилкәсеннән төшермәкче. Заманында Казанда виноградчылар клубына нигез салган бакчачы тиздән 80 яшен тутыра. Виноградчылар клубы белән рәислек итүне быелдан ул укучыларына тапшырган.
Виноградчы киңәшләре
1. Йөзем куагын виноград җимеше төшеннән үстерергә тырышмагыз да. Бу – галимнәр эше. Чөнки виноградның «чиста» сорты булмый, һәр сортның «әтисе» һәм «әнисе» бар, шуңа күрә орлыктан шытып чыккан үсенте киләчәктә нинди генетик сыйфатларны аласын фаразлап булмый. Өстәвенә, ул сорт безнең климатка туры да килмәскә мөмкин. Нәтиҗәдә, кимендә өч ел вакыт әрәм китә.
2. Виноград үсентеләрен бакчачылык үзәкләреннән сатып алырга киңәш ителми. Андагы сатучылар товарның сыйфаты өчен җавап бирми. Көньяк, Голландия сортлары бар, әмма алар безнең җирлеккә туры килми. Нәтиҗәдә, аларны йә казып ташларга, йә белгеч ярәмендә ялгарга туры килә. Юкса, акча әрәм китә, һәм, гомумән, бу җимешне үстерүдән күңел кайта. Виноград белән шөгыльләнүчеләрне шәхсән белмәгән очракта, базар тирәсендә олы яшьтәге кешеләрнең виноград үсентесе сатуын күреп, шуңардан сорашырга була. Әгәр ул кеше үзе виноград үстерә һәм сортларның үзенчәлеген аңлатырга, киләчәктә дә киңәшләләрен бирү өчен телефон номерын калдырырга әзер икән, аңарга ышанырга ярыйдыр.
3. Татарстанда безнең һава шартларына туры килгән, инде күп тапкырлар сыналган сортларны гына үстерергә кирәк.
Тозлы виноград
3 литрлы банканы виноград җимешләре белән тутырырга һәм өстенә салкын маринад агызырга: ул 1 литр суга 40 грамм тоз, 50 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы горчица порошогы һәм берничә данә канәфер һәм борыч салып ясала. Банканы марля белән каплап бүлмә температурасында ике атна тотарга. Маринад тоныклана башласа, димәк, тозланган дигән сүз. Шул чакта инде банканы ябып, базга салкынга куярга була.
Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары