Исхакый ядкарләре туган ягына кайта

2014 елның 29 июле, сишәмбе







Татар әдәбияты классигы, язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшеклесе Гаяз Исхакыйның вафатына быел 60 ел. Гомерен чит илләрдә уздырырга мәҗбүр булган әдипне шушы көннәрдә туган ягында янә зурлап искә алдылар - Төркиядән язучының шәхси әйберләре кайтарылды.



«Аяз-Таһир Төркестан Идел Урал» вакыфы җитәкчесе Тюляй Дуран үзен Исхакыйның өченче буын варисы дип саный. Ул Исхакый һәм аның кызы Сәгадәт Чагатай мирасын танытуда шактый зур эшләр башкара. Төркия галиме Татарстан Республикасы Милли музеена Исхакыйның көндәлекләрен, озак еллар тупланган сиксәннән артык фотосүрәтләрен, эш өстәле кирәк-ярагы, чемодан, биноколь куйгычы һ.б. шәхси әйберләрен бүләк итте. Эш өстәле белән урындыгы Төркиядән берничә еллар элек кайтарылган икәнен дә әйтеп узыйк.




“Туган ягында Гаяз Исхакыйны онытмыйлар, хөрмәт итәләр икән, аның иҗатын да барлыйлар. Бу күренеш мине куандырды. Татар булмасам да, биредә мине дә үз туганнары кебек кабул иттеләр. Исхакыйның 1953 елгы бер язмасында гаять әһәмиятле урын бар. Ул анда тормышының соңгы көннәрен Ватанында уздыра алмаганына борчыла. Әгәр дә туган җирендә яшәргә насыйп булса, ул тагы да күләмлерәк, әһәмиятлерәк тарихи әсәрләр иҗат итеп калдырыр иде”, - дип сөйләде Тюляй Дуран.




Татарстандагы визиты барышында Төркия кунагы язучының Чистай районында урнашкан музеен да карады. Шулай ук ул татар галимнәре һәм Татарстан Мәдәният министрлыгында оештырылган очрашуларда катнашты.



Шулай килеп чыкты ки, Татарстанга “Аяз-Таһир Төркестан Идел Урал” вакыфы җитәкчесе Тюляй Дуран килгән көннәрдә Г.Исхакыйның 15 томлыгы тулаем нәшер ителеп бетте. Әлеге вакыйганың шатлыгын татар җәмәгатьчелеге белән бергә төрек кунагы да уртаклашты.

1993 елның апрель аенда Татарстан хөкүмәте Г.Исхакый әсәләрен 15 том итеп бастырып чыгарырга дигән карар кабул иткән иде. 23 ел дәвамында барган җентекле хезмәткә ниһаять нокта куелды. Җыентыкның баштагы биш томында әдәби әсәрләре тупланган булса, калган ун китапта публицистик, тәнкыйть әсәрләре, гыйльми хезмәтләре, хатлары урын алган.




V томны галимә Лена Гайнанова эшләгән, калганнарын Г.Ибраһимов исемендәне Тел, әдәбият һәм тарих институтының текстология төркеме әзерләгән Әлеге төркемнең җитәкчесе - филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев. Үзләренең эшчәнлеге турында ул болай дип сөйләде.


- Эш җиңел бармады, чөнки Гаяз Исхакыйның язма мирасы төрле чорда, төрле җирдә тудырылган. Аның инкыйлабка кадәрге чоры бар, мөһаҗирлек чоры бар. Мөһаҗирлектәге чорында ул төрле илләрдә яшәгән. Шуңа күрә аның язганнары төрле җирләрдә сакланырга мөмкин. Безнең хезмәткәрләргә чит илгә чыгу мөмкинлеге тудырылмады. Шәхсән үзем генә шәхси гаилә хәлләре аркасында Истамбулга барганда, беркадәр материалларны алып кайткаладым. Исхакый эшләгән “Милли юл” журналлары Төркиядә саклана икән. Шунда яшәүче улыбыз гаиләсенә мөрәҗәгать итеп, киленебез Илсөяр Рәмиева бу журналларның барсын да эзләп табып, күчермәләрен ясап Казанга җибәрде. Текстология группасы белгечләре бу эшкә бик теләп алынды. Үзләренә дә зур тәҗрибә тупладылар. Әсәрләр гарәп имлясында язылган, Исхакыйның теле дә шактый дәрәҗәдә бүгенгедән аерыла бит. Шуңа күрә замана укучысы мәнфәгатьләрен дә истә тотарга кирәк иде. Әле аларга аңлатмалар да бирергә кирәк. Менә бу аңлатмаларны язу да җиңел бармады. Теге яки бу текст язылган, әйтик, Германиядә яисә Гарәбстанда, аларга яхшы итеп аңлатма бирү сорала. Дистәләгән, йөзләгән кешеләр телгә алына, димәк аларның кем икәнен ачыклыйсы. Менә шунлыктан эшебезне җиңел барды дип әйтеп булмый. Г.Ибраһимов исемендәге институтның текстология төркемендә эшләүче хезмәткәрләр бу эшне күңел биреп башкарды. Нәтиҗәдә, 15 томлыкның соңгысы табадан төште, укучының өстәленә салынды дияргә мөмкин, - ди Зөфәр Рәмиев.


Галимнәребез раславынча, Г.Исхакыйның иҗатын өйрәнү дәвам итәргә тиеш. Аның язганнарын эзләп чит илләргә эшлекле сәфәрләр кылырга кирәк. Башка телләрдә - инглиз, гарәп, француз телендә нәшер ителгән матбугатны табарга, тикшереп чыгарга кирәклеген ассызыклыйлар алар, шулай ук Г.Исхакый энциклопедиясен булдыруны да телиләр. Язучы күп җанрларда эшләгән, төрле илләр гизгән, абруйлы шәхесләр белән очрашкан. “Исхакый феноменын ачу җиңел булмаячак, ләкин татар гуманитар эшлеклеләре тарафыннан ул эшләнергә тиеш”, - дип саный Зөфәр ага.


Исхакый - бөек язучы,төрки халыкларының азатлыгы өчен көрәшкән дип күп сөйләсәк тә, театрларыбыз аның әсәрләрен куярга ажгырып тормый. Аның пьесаларын сәхнәгә чыгару өчен оста, кыю режиссер булу да кирәк әле. Без бит инде хәзер башкарчарак чорда гомер итәбез. Театрлар да күбрәк тамашачы сәясәтен истә тотып эш итә, күрәсең. Ә бит Г.Камал театры сәхнәсендә зур аншлаг белән барган “Курчак туе”, 1994 һәм 1995 елларда куелган “Алдым-бирдем”, “Җан Баевич” комедияләре, ә аннан да алдарак татар тамашачысына тәкъдим ителгән “Зөләйха” трагедияләре тамашачы күңелендә тирән эз калдырган иде.


Шулай да Г.Исхакың мирасына галимнәребез еш мөрәҗәгать итә. Вакытлы матбугатта алар тарафыннан язылган мәкәләләр, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре, монографик хезмәтләр шул хакта сөйли.


Татар галимнәре арасындан беренчеләрдән булып Исхакый шәхесенә игътибар иткән галимәбез Лена Гайнанова әдипнең кызы Сәгадәт ханым белән хат алышкан чакларын искә төшереп узды.



Исхакыйның революциягә кадәрге иҗаты 4 томга җыелып беткән иде. 1988 елда бөтен фондлар ачыла дип әйттеләр дә, Мәскәүгә чыгып киттем. Мәскәү архивыннан “Җан Баевич”ны алып кайттым. Зур-зур елгалар да инештән башлана. Менә бу минем кечкенә инеш иде. “Җан Баевич”ны Мәскәүдән алып кайткач, Сәгадәт апага хат язарга батырчылык иттем. Монысы миндә бар, монысы - юк дип, әсәрләрнең исемлеген теркәп чыктым. Төркиядә Исхакыйның 100 еллыгына багышлап, аның тормыш юлын, эшчәнлеген тасвирлаган китап чыккан, анда әсәрләрнең исемлеге дә бирелгән иде. Сәгадәт апа миңа ышанырмы икән, җавап хаты язармы икән дип, сабырсызланып көтә башладым. Сөенеч тулы хаты килеп иреште. 4 китапны бандерольгә салып җибәргән. Ә ул бандероль скотч белән ямап куелган иде, күрәсең, монда чыккач тикшергәннәр... Г.Исхакыйның Сәгадәт ападагы архивы берара Мәхмүт Таһирда сакланган. Сәгадәт апа аны миңа җибәрергә дип амәнәт итеп күчерелмәләрен эшләтеп куйган. 1989 елда Ибраһим Нуруллин архивны Төркиядән алып кайтты, ләкин миңа бирмәде. Хәер, барыбер Мәхмүт абый аны миңа җибәрде. “Олугмөхәммәт” – чит илдә язылган пьеса, “Мөһаҗирлектән кайткан” әсәрләрен дә “Мирас”та чыгардык. Хәзер мактаналар, горурланалар университетта, мәктәпләрдә Исхакыйны укытабыз дип. Мин дә горурланам, чөнки бу әсәрләр минем куллар аша үтте! - дип сөйләде Лена Гайнанова.



Галимә фикеренчә, Исхакыйның чит илләрдә яшәгәндә иҗат иткән барлык хезмәтләрен туплый калсак, ул утыз томга кадәр җитәр иде. Җыеп әйткәндә, горбәтлектә гомер иткән күренекле әдибебезнең мирасын барлау-туплау эше әле дәвам итә. Чит илләр белән иҗади-эшлекле элемтәләр суынмас дип ышаныйк.

 

 


Мөршидә КЫЯМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International