Гөлнара Сәмитова спортка кайтты. Озаккамы?

2014 елның 29 июле, сишәмбе








Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Ярышларда илнең иң көчле спортчылары катнашмаса да, Татарстанга ике генә медаль эләксә дә, игътибарны җәлеп итәрлек вакыйгалар барыбер җитәрлек иде.



23-26 июль көннәрендә Казанның Үзәк стадионында “спорт ханбикәсе” дип аталган спорт төре – җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узды. Әлеге бәйге Европа чемпионатына сайлап алу турниры булып торды. Нәкъ менә Казанда узган ярыш нәтиҗәләре буенча 12-17 август көннәрендә Швейцариянең Цюрих каласында үтәчәк кыйтга турнирына Россия җыелмасы оешачак. Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе инде беренчел исемлекне дә игълан итте. Әлегә 86 кешедән торган исемлектә Татарстан спортчысы да бар: Алсу Мортазина.





Алсу Европага бара



Алсу Мортазина Россия чемпионатында икенче урынны яулады. Беренче сикерүендә үк 14.50 метр күрсәткече белән якташыбыз лидерга әверелде. Әмма аннан соң ук чыгыш ясаган, быелгы сезонда Европада иң яхшы күрсәткечкә ия булган Екатерина Конева (Хабаровск крае) шулай ук беренче сикерүендә 14.84 метр араны яулады. Шушы күрсәткеч белән соңгысы җиңүгә дә иреште. Өченче урында – Санкт-Петербургтан Ирина Гуменюк (14.31).



Екатерина Конева әлеге ярышларда катнашмаска да мөмкин иде. Җыелма команда тренерлары лидерларга ял бирергә булды. Нәкъ менә шул сәбәпле, Казанга дөнья җиңел атлетикасы йолдызлары килеп тормады. Гәрчә турнирга кызыксыну уяту нияте белән булса кирәк баштарак чемпионатта Анна Чичерова, Иван Ухов, Мария Савинова кебекләр килер дип анонсланган иде.



Гөлнара – сигезенче генә




Әлбәттә, Татарстан спорт сөючеләре өчен үз “йолдыз”лары да бар иде. Безнекеләр, беренче чиратта, Гөлнара Сәмитова-Галкина өчен җан аттылар. Өметләр зурдан булса да, 2008 елгы Пекин Олимпиадасы чемпионыннан артык югары нәтиҗәләр көтмәдек. Беренчедән, ул әле спортка яңадан кайтып кына килә. 2010 елның июнендә аның кызы туган иде (кызга Алинә исеме куштылар), шуннан бирле татар спортчысы зур ярышларда катнаша алмады. Икенчедән, быелның гыйнвар аенда Гөлнараның тренеры – данлыклы Миңнулла Чинкин вафат булды. Әлеге вакыйганы ул бик авыр кичергән, диләр.



Өченче сәбәп тә бар. Күпләр нык игътибар бирмәсә дә, Гөлнарага инде 36 яшь тулган икән. Дөрес, әлеге факторга ул үзе дә игътибар бирми кебек. Һәрхәлдә, Казандагы чемпионатта чыгышыннан соң ул 2016 елда Бразилиядә узачак Олимпия уеннарында катнашырга җыенуы хакында белдерде. “Көчем булганда, йөгерәчәкмен әле. Туктыйсы килми, Олимпиада турында да уйланам. Җыелма командада мин 2003 елдан чыгыш ясыйм. Һәм җиңел атлетикадан башка тормышымны күз алдына да китермим. Сәламәтлегем мөмкинлек бирмәсә, яшьләргә юл бирәчәкмен”, - дигән ул.



Казанда исә 3000 метрга киртәләр аша йөгерүдә Сәмитова-Галкина сигезенче урынны гына яулады. Җиңүче булып танылган Наталья Аристарховадан ул 25 секундка диярлек калышты.



Шул ук дистанциядә тагын бер Олимпия чемпионыбыз Юлия Зарипова быел ярышларда катнаша алмады. Аның да быел июнь аенда кызы туды.



Кырым + Кения=Россия



Россия чемпионатында быел Кырым спортчылары да катнашты. Дөрес, араларында әле Украина җыелма командасына керергә мөмкин булган спортчылар юк иде. Чөнки Украинаны җиңел атлетика федерациясе андыйларга башка ил өчен чыгыш ясарга рөхмәт итмәгән әле. Моның өчен Халыкара федерациягә мөрәҗәгать итәргә кирәк икән.



Тагын бер истә калган вакыйга. Татарстан өчен бу ярышларда... Кения спортчылары да чыгыш ясады. Марафон дистанцияләрендә нәтиҗәләрне яхшырту максатыннан, әлеге илдән дүрт спортчыны Россиягә чакырдылар, аларга безнең ил гражданлыгы да бирергә телиләр. Шушы көннәрдә генә алар Идел буе физкультура һәм спорт академиясенә керергә имтихан тоттылар. Аңа кадәр алар 10000 метрга йөгерүдә (әлеге дистанция буенча ил чемпионаты алдарак узды) Татарстан данын яклаган иде инде. Эванс Киплагат, Айзек Кипкембои, Николас Чепсеба һәм Амос Кибиток анда әллә ни югары нәтиҗәләргә ирешә алмады, Кибиток кына дүртенче урында калды. Үзләре бу нәтиҗәне акклиматизация һәм имтиханнарга әзерләнү белән аңлата. Җитмәсә, Россия гражданлыгын ахыргача алып бетермичә, аларның нинди дә булса югары нәтиҗәсе барыбер рәсми нәтиҗә булып санала алмаячак.



Татарстан үзе өчен генә чыгыш ясады



Җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында Башкортстан спортчылары шактый гына уңышка иреште. Дөрес, аларның күпчелеге башка төбәкләр данын да яклады. Чөнки спортта рәсми рәвештә параллель рәвештә берничә төбәк өчен чыгыш ясауны берәү дә тыймады. Әлеге адымга беренче булып Татарстан спорт җәмәгатьчелеге барды. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның җыелма командаларда үзебездә тәрбияләнгән егетләр-кызлар гына булырга тиеш дигән карары гамәлгә ашырылды. Әлегә нәтиҗәләр мактанырлык булмаса да, киләчәктә бу адымның безгә уңыш китерәчәгенә шик юк кебек...

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International