25 июль көнне Лаеш районында палаткалы лагерьларның IX төбәкара слеты ачылды. "Йолдызлы десант" дип аталган слет кысаларында Татарстан, Удмуртия, Башкортстан һәм Түбән Новгород төбәгеннән 190 якын яшүсмер Кама буенда ял итәчәк.
"Йолдызлы десант" автоном оешма директоры Люция Ибраһимова сүзләренчә, смена бик үзенчәлекле балалардан тупланган. Алар өчен уеннар, конкурслар, бәйгеләр оештырылачак. Шулай ук түгәрәк өстәлләр, семинарлар оештыру планлаштырыла.
– Лагерьда күпчелек катлаулы тормышлы яшүсмерләр җыйналган. Шуның өчен профилактик эшләр алып баручы министрлык вәкилләре белән очрашулар да булачак, – дип хәбәр итә Люция Ибраһимова.
"Йолдызлы десант"ның өченче ел рәттән Лаешта оештырылуы да юкка түгел. Ак Тау дип аталган бу җирдә 2006 елда беренче палаткалы лагерь оештырылган була. Аннары командалар арта башлый.
Гомумән, Лаеш районының республикакүләм һәм россиякүләм чаралар үткәрү буенча тәҗрибәсе зурдан. Әле шушы көннәрдә генә "Кама диңгезе" дип аталган гомумроссия регатасы тәмамланды. Анда 7 төбәктән килгән спортчылар көч сынашты.
"Йолдызлы десант" слетын Лаеш районы яшьләр эшәләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Андрей Карсалов сәламләде. Ачылышта командалар белән дә таныштырдылар. Сүз уңаеннан, смена алты көн дәвам итәчәк.
– Монда шундый күңелле икән, без бу кадәр булыр дип уйламаган идек! – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ял итәргә килгән балалар.
– Монда 3 смена узачак. Безнеке "Пилигрим" дип атала. Экспедициягә барачакбыз, күңелле ял итәчәкбез. Монда һәрвакыт уңай эмоцияләр хөкем сөрә, позитив кешеләр җыела, шуңа да ел саен киләбез, – диләр җирле Лаеш кызлары.
Людмила НИКИФОРОВА