ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Мәгариф  һәм фән министрлыгы белән Сингапурның “Educare” компаниясенең уртак проекты кысаларында 2014 нче елның гыйнварында Татарстанда Өстенлек мәктәпләре булдыру проекты эшли башлады.
Татарстанда импортны алмаштыру һәм авыл хуҗалыгы продукцияләренә  бәяләр   артуга юл куймау мәсьә-ләләре буенча оператив штаб оештырылды.

30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2015 елда Казанда узачак Спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетлар, ниһаять, сатуга чыкты. Аларны www.ticketkazan2015.com сайтында сатып алырга мөмкин.
Социаль челтәрне күңел ачу, аралашу чарасы буларак кына кулланмыйлар хәзер. Россиянең актив халкының якынча биштән бер өлеше аны эш эзләүдә шактый актив куллана икән. Хәер бу ысулны уңышлы дип сораштырылганнарның бары 3 проценты гына саный. Бу хактагы сораштыруны Superjob.ru тикшеренүләр үзәге оештырган.
Спорт дөньяви мәктәп-вузларда гына түгел, ә дини уку йортларында да популярлаша бара. Моның шулай икәнен узган ялларда мәчет һәм ислам уку йортлары арасында узган спартакиада дәлилләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация узган атнада Чехия Республикасына эш сәфәре кылды. Европа Берлеге тарафыннан кертелгән санкцияләрдән соң ил башлыгының Европа иленә беренче чыгуы бу.
«Сөембикә» турында журнал укучылары, язма геройлары, татар зыялылары нинди фикердә тора икән?
Тукайның “Исемдә калганнар” повесте язылуга 105 ел тула. Әлеге уңайдан Г.Тукай әдәби музеенда “Исемдә калганнар”га - 105” дип исемләнгән айлык үткәрелә. Ул 29 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Казан җир асты һәм җир өсте транспорты техникумы студентларын наркотик куллану-кулланмауга тикшерделәр. “Россия балалары” дип исемләнгән бөтенроссия комплекслы операциясе наркоконтроль идарәсе һәм наркологик диспансер хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән.
1 октябрь - өлкәннәребезне аеруча хөрмәтләп, рәхмәт сүзләре җиткерә торган көн. Дөрес, соңгы елларда бу дата киңрәк итеп, декада буларак билгеләп үтелә. Олыларның берсен дә онытмыйча, һәркайсына ихтирам күрсәтеп, рәхмәт сүзләре әйтеп өлгерергә кирәк бит. Әлбәттә, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтү ел әйләнәсе, гомер буе алып барылырга тиеш, әмма Өлкәннәр декадасы әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз безнең тарафтан аеруча игътибар тойсын өчен оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International