Санкцияләр Татарстан-Чехия хезмәттәшлегенә киртә түгел

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе







Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация узган атнада Чехия Республикасына эш сәфәре кылды. Европа Берлеге тарафыннан кертелгән санкцияләрдән соң ил башлыгының Европа иленә беренче чыгуы бу.

 


Татарстанның Чехия белән элемтәләре моңа кадәр шактый яхшы җайланган иде. Әмма тотрыксыз сәяси вәзгыять аркасында хезмәттәшлек җепселләре өзелмәсме дигән сорау туа. Сәфәр нәтиҗәләре турында хисап тоткан Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренчә, партнерлык мөнәсәбәтләре бозылыр дип уйларлык сәбәпләр бер дә юк. Чехия Республикасы ачык һәм курыкмыйча алга таба да бергә эшләү нияте турында белдерә. Берәү дә нинди дә булса контракт өзү турында сүз кузгатмады, дип белдерде министр.

 


Сәфәр кысаларында узган очрашулар, алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә бер төркем килешүләр дә төзелгән. Европа тарафыннан игълан ителгән санкцияләр ике якка да зыянлы. Чехия җитәкчелеге дә бу гамәлләргә тискәре карашта икән.

 


Әйткәнебезчә, Чехия Республикасы бүген – Татарстанның әйдәп баручы икътисади партнерларның берсе. Әмма тагын да тыгызрак мөнәсәбәт җайлау өчен зур потенциал бар әле. Хәзерге вакытта аннан нәтиҗәле файдалану максаты куела. Беренче чиратта, хезмәттәшлек сәнәгать өлкәсендә - химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше һәм станоклар төзелеше юнәлешләре буенча җәелдереләчәк.

 


- Совет Союзы заманнарыннан бирле Чехословакия машина төзелеше юнәлешендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләрне җиһазлар белән тәэмин иткән. Аларның сыйфаты бик яхшы булып чыкты. Әмма инде бүген бу җиһазларны алмаштыру ихтыяҗы туды. Күпчелек предприятиеләрдә станоклар 40-50 процентка таушалган инде, - дип сөйләде Равил Зарипов.

 


Хезмәттәшлек җәелдерү өчен тагын бер юнәлеш – энергетика, энергия саклау өлкәсендә яңа технологияләр куллану буенча планнар зурдан. Туризм, мәдәният тармаклары, вузлар белән элемтәләр җайлауда да эшләнәсе эшләр шактый әле.

 


- Машина төзелеше, яңа материаллар һәм алдынгы технологияләр, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм логистика, мәгариф һәм туризм өлкәсендә Чехия партнерлары белән хезмәттәшлекне арттыруга шат булачакбыз. Безнең үзара хезмәттәшлекне арттыруга мөмкинлекләребез зур, - дип белдерә Рөстәм Миңнеханов та.

 


Татарстан Президенты ассызыклаганча, республикабыз инвестицияләр өчен ачык һәм үз проектларын Татарстанда гамәлгә ашырырга теләгән Чехия компанияләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтеләчәк.



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International