Быел 8 укучының наркотик куллануы ачыкланган

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе






Казан җир асты һәм җир өсте транспорты техникумы студентларын наркотик куллану-кулланмауга тикшерделәр. “Россия балалары” дип исемләнгән бөтенроссия комплекслы операциясе наркоконтроль идарәсе һәм наркологик диспансер хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән.



Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, чара студентларга алдан хәбәр салмыйча уздырылган. Шуны да билгеләргә кирәк: уку йорты җитәкчелеге әфьюн кулланучыларны ачыклау өчен үткәрелгән тестларга уңай карашта. Тәрбия эшләре бүлеге җитәкчесе Розалия Мизяйкина сүзләренчә, мондый башлангыч укытучылар эшендәге кимчелекләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. Уку йортының бар педагогик составы студентларның мораль яктан да, эмоциональ яктан да сәламәт булуына теләктәшлек итә, ди ул.

 


Студентлар да наркоманнарны табу өчен үткәрелгән тикшерүләрнең файдасын аңлый. Киләчәктә бу егет-кызларның күбесе техник яктан куркыныч тудырырга мөмкин булган предприятиеләргә урнашырга ниятли бит. Сөенечкә, тест үткән 20дән артык студент арасында бер генә наркотик кулланучы да ачыкланмаган. Әмма ахыр нәтиҗәләр наркологик диспансерда химик-токсикологик тикшерүләр үткәрелгәнннән соң гына ясалачак.  

 


Мәгълүм булганча, укучыларны наркотик куллану-кулланмауга тикшерүләр ел саен үткәрелә һәм барлык дәрәҗә уку йортларын – мәктәптән алып вузларга кадәр колачлый. Табиб-наркологлар һәм психологларның бу юнәлештәге эшчәнлеге 4 этаптан тора. Беренчесе – егет-кызлар белән профилактик сөйләшүләр уздырыла, күзгә күренгән әфьюн куллану күрсәткечләре юкмы икәне карала. Икенче этапта беренчел тикшерүләр уздырыла. Өченчесендә – беренчел нәтиҗәләрне раслаучы химик-токсикологик тикшерүләр. Һәм дүртенче этапта 15 яшен тутырган үсмергә яки аның ата-анасына нәтиҗәләре җиткерелә.

 


Татарстанда 2014 елның яртыеллыгында 8 укучы организмында наркотик матдәләр куллану эзләре табылган. Хәзерге вакытта алар белән табиб-наркологлар һәм психологлар эшли. Наркоманияне кисәтү өлкәсендә хезмәт куючы белгечләр сүзләренчә, наркоманияне башлангыч стадиядә ачыклау баланы кыек сукмактан тәгәрәүдән коткара ала.

 

 


Динә ЗАРИПОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International