Кадер-хөрмәт көндәлек булырга тиеш

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе






1 октябрь - өлкәннәребезне аеруча хөрмәтләп, рәхмәт сүзләре җиткерә торган көн. Дөрес, соңгы елларда бу дата киңрәк итеп, декада буларак билгеләп үтелә. Олыларның берсен дә онытмыйча, һәркайсына ихтирам күрсәтеп, рәхмәт сүзләре әйтеп өлгерергә кирәк бит. Әлбәттә, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтү ел әйләнәсе, гомер буе алып барылырга тиеш, әмма Өлкәннәр декадасы әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз безнең тарафтан аеруча игътибар тойсын өчен оештырыла.




Республикабызда бүгенге көндә 1 миллионнан артык пенсионер исәпләнә. Алар барлык халыкның 28 процентын тәшкил итә. Әмма пенсия яшендәгеләрнең чиреге диярлек лаеклы ялда булуларына да карамастан, эшләвен дәвам итә. Татарстанда уртача пенсия күләме 11 мең сум тирәсе икәнен дә әйтергә кирәк. Гадәттә, ул елга ике тапкыр индексацияләнә.



Өлкәннәр көне уңаенннан республикабызда ел саен бик күп чаралар уздырыла. Конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, концертлар, ярдәм һәм ихтирам чараларының күбесе инде традициягә әверелде. Әйтик, быел да 1 октябрьдә Казанда яшәүче барлык өлкәннәр бушлай мунчага бара алачак. Шулай ук аларга социаль такси, бушлай чәч кистерү, аяк киеме ремонты, хәйрия ашлары, ташламалы бәяләрдән авыл хуҗалыгы товарлары сату да оештырылачак.



Шулай ук һәр муниципаль берәмлектә әби-бабайларның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар узачак. “Чиста өй” һәм башка акцияләр карт-карчыкларның төрле проблемаларын хәл итүне күздә тота. Шулай ук, гадәткә кергәнчә, пенсиягә чыккан эшчеләрне хезмәт коллективларында хөрмәтлиләр, ветеран очрашулары, бәйгеләр, спорт чаралары уздыралар.



Озын гомерле өлкәннәргә аеруча зур игътибар күрсәтелер дип көтелә. Республикабызда 100 яшен тутырган һәм аннан да олырак яшьтәге 200гә якын кеше исәпләнә. Сөенечкә, соңгы елларда озын гомерлеләр арта бара. Берничә ел элек аларны Россия Президенты Владимир Путин исеменнән дә котлый башлаганнар. 90, 95ен тутырган, 100 яшьтән узган өлкәннәр янына район хакимияте вәкилләре килеп, тәбрикләү сүзләре җиткерә.



Бүгенге өлкәннәр бик актив тормыш алып бара, күп нәрсә белән кызыксына. Заманнан артта калмаска тырышып, алар хәтта компьютерда эшләү нигезләренә өйрәнә. “Олы яшьтәгеләр университеты” республикабызда бик тә популяр. Анда ел саен 2500гә якын кеше “укый”.



Хәзер “Олы яшьтәгеләр университеты” башкалабызда гына түгел, республика районнарында да эшләп килә. Өлкәннәребез компьютердан кала, фәлсәфә һәм хокук белеме нигезләре белән кызыксына, “Бию терапиясе”, “Декоратив иҗат” һәм башка юнәлешләргә бик теләп йөри.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International