Спорт дини уку йортларында да популяр

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе






Спорт дөньяви мәктәп-вузларда гына түгел, ә дини уку йортларында да популярлаша бара. Моның шулай икәнен узган ялларда мәчет һәм ислам уку йортлары арасында узган спартакиада дәлилләде.

 


Чара Татарстан Диния нәзәрәтенең Яшьләр эшләре бүлеге тарафыннан үткәрелде. Спорт рухын һәм барлык яшьләрнең бердәмлеген саклау аның максаты булган. Шунысы кызык: ярышларда мөселман егетләре белән беррәттән кызлар да катнашты. Араларында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Казан ислам колледжы шәкертләре, “Ярдәм” һәм “Мәрҗани” мәчетләренә йөрүче яшьләр бар иде.

 


Һәр команда ярышка яхшы итеп әзерләнгәнен күрсәтте, спортка зур кызыксыну белдерде. Футбол ярышларында егетләр арасыннан “Мөхәммәдия-1” командасына тиңнәр булмады. Көмеш белән бакыр медальләрне “Ярдәм” һәм “Мәрҗәни” командалары үзара бүлеште.

 


Волейболда исә “Мөхәммәдия-1” командасы башкаларга җиңәргә тагын мөмкинлек калдырмады. “Ярдәм” мәчете һәм “Мөхәммәдия-2” командалары пьедесталның икенче-өченче урыннарына менде.

 


Кызлар арасындагы волейбол ярышында беренчелеккә “Мөхәммәдия-1” ия булды. “Мөхәммәдия-2” һәм “Ярдәм” мәчете командалары икенче-өченче урыннарга лаек, дип табылды.

 


Оештыручыларны мөселман яшьләренең бердәмлелеге һәм командаларның оешканлыгы сөендерде.

 


Ярышлардан соң мөселман һәм христиан яшьләре тупланган катнаш командалар дусларча матчта көч сынашты. Катнашучыларның барысы да уен вакытында бер-берсенә ярдәм итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International