Социаль челтәрләр эш эзләгәндә дә кирәк

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе






Социаль челтәрне күңел ачу, аралашу чарасы буларак кына кулланмыйлар хәзер. Россиянең актив халкының якынча биштән бер өлеше аны эш эзләүдә шактый актив куллана икән. Хәер бу ысулны уңышлы дип сораштырылганнарның бары 3 проценты гына саный. Бу хактагы сораштыруны Superjob.ru тикшеренүләр үзәге оештырган.

 


Сораштырылганнарның 75 проценты, гомумән, эшне социаль челтәрдә эзләп караганы юк икән. 6 процент халык бу сорауга нәрсә җавап бирергә белмәгән. Кайбер респондентлар (18 процент) мондый эш эзләү тәҗрибәсе булып, хәтта төгәл сайтларны да атаган.

 


Социаль челтәрләрдә иң күп утыручылар – яшьләр. Шул сәбәпле, мондый сайтларда эш эзләүчеләрнең шактый санын 24 яшькә кадәрге егет-кызлар тәшкил итә. Урта һәм тәмамланмаган югары белемле булганнар эш эзләү буенча социаль челтәргә еш мөрәҗәгать итә.

 


Җавап бирүчеләрнең бары 3 процентына гына социаль челтәрдә эш эзләү буенча уңыш елмайган. “Алар аралашу өчен корылган”, “эшне танышлар аркылы эзләргә кирәк”, “моның өчен махсус сайтлар бар”, дигән җавап кайтарган россиялеләр.

 


Эш эзләү өчен иң популяр өчлеккә “Вконтакте” (42 процент), “Мой Мир” (17 процент) кебек ике махсуслашмаган социаль челтәр һәм махсус LinkedIn челтәре (17 процент) кергән.

 

Социаль челтәрләрдә, гадәттә, квалификация кирәкмәгән яки бер көнлек эш, төрле проектлар турында мәгълүмат урнаштырыла. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: социаль челтәрдә тапкан эшнең уртача хезмәт хакы башкаларныкыннан 3,5 мең сумга түбәнрәк була. Ләкин шул ук вакытта мондый урыннарда уңышлы эш тапкан кешеләрнең барлыгын да онытмаска кирәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International