ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Габделфәрит абый шушы көннәрдә үзенең 91енче көзен каршылый. Арча районының Урта Пошалым авылында әтисе үлгәннең икенче көнендә дөньяга килгән ул. Әниләре Хәмдениса апа биш баласы белән тол калган. Габделфәрит Гаязовны 1942 елда, унсигез яше тулуга, фронтка җибәрәләр.
Казанның Бондаренко урамындагы 25нче йортта яшәүче Хәмзә Гайнуллин редакциягә бик дулкынланып килеп керде.
Укучыларыбыз арасында шактый кызыксыну уяткан бәйгебезне тәмамлыйбыз.
Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы кай очракта таратылырга тиеш һәм әлеге хәер-сәдакаләрнең барысын да бирү мәҗбүриме? Шулар хакында без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.
Театр артистлары, журналистлар, телевидение йолдызлары, модельерлар, җәмәгать эшлеклеләре... җырчылар белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясарга җыена.
Узган гасырның 70нче елларында Татарстанда бәрәңге игелә торган мәйданнар 70 мең гектарга кадәр җитә иде. Соңгы елларда исә бу сан шактый азайды. Берничә ел элек бәрәңге авыл хуҗалыгы җирләренең 12 мең гектарын биләп торса, хәзер исә тагын да кимрәк. Мәсәлән, быел Татарстанда әлеге культура нибары 6,6 мең гектарда утыртылган...
Билгеле булганча, 2018 елда Россиядә узачак Футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннарының бер өлеше Казанда үткәреләчәк. Әлеге халыкара ярышларга әзерлек башланып китте инде. Мәсәлән, бу көннәрдә FIFA футбол федерациясе вәкилләре “Казан-Арена” стадионы белән таныша.
Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның кичә Казандагы сольный концерты чак кына өзелми калды. 17-18 октябрь көннәрендә узган 1000 урынлык залга билетлар тулаем алынып беткән иде. Концертның булу-булмавы бер сәгать кала гына хәл ителде. 
Илнең сәламәтлек саклау идарәләре халыкны гриппка каршы чаралар күрергә чакырса да, Россиядә гомер итүчеләрнең яртысыннан артыгы әлеге авыру үзләренә кагылмас дип өметләнә. Төрле компания һәм фирмалар да хезмәткәрләрен гриппка каршы прививкалар ясатырга өндәү кирәк, дип санамый.

18
октябрь, 2014 ел
шимбә
Танылган драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев туган авылында үз спектаклен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International