ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Археологлар гаҗәеп һөнәр ияләре диясе килә. Берничә өлкәне берләштергән тирән белемле, сабыр, саф күңелле, тырыш, башкаларга игътибарлы, узаман (лидер) кешеләр алар. Галим Альфред Халиковның да  әнә шул сыйфатларын еш искә алалар. Татарстанның бүгенге көндә әйдәп баручы археологларына юл ачкан шәхесләребезнең берсе дә әле ул.

23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан бюджетыннан ай саен 1 миллиард сум субсидияләр түләүгә тотыла. Республиканың социаль яклау бүлекчәләре гражданнарга 70кә якын ярдәм төре күрсәтә. Билгеле булганча, хәзерге вакытта дәүләт мохтаҗларга булышырга тиеш дигән принцип кулланыла. Шуңа да субсидияләрнең күпчелеге керемне исәпкә алып билгеләнә.

Быел безнең районда урып-җыю оешкан төстә узды. Һәр өч көн  саен  эш  йомгаклары буенча  комбайнчылар һәм шоферларга  премияләр тапшыру  анда катнашучылар өчен тагын  да ныграк тырышырга этәргеч булды.  Алар барлык  кыенлыкларны  җиңә алдылар.

Илебездә “Китап һәм укуны алга җибәрүнең милли программасы” кабул ителде, ә 2014 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Мәдәният елы дип игълан ителде.

26 октябрьдә  Татарстан халкы  сәгать телләрен  бер  сәгатькә  артка  күчерә.


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Сания Хәнәфия кызы Сибгатуллинаның көндәлегендә борынгы рим фәлсәфәчесе  Марк Аврелийның: “Башкарган һәр эшең  картлык көнеңдә  горурланып искә алырлык булсын”, – дигән сүзләре язып куелган. Һәм ул гомере буена  нәкъ менә шул девиз буенча яшәргә тырышкан.

Узган җомгада безнең районда гражданнарны авария хәлендәге  торак фондыннан күчерүнең республика күләмендәге адреслы  программасын тормышка ашыру тәҗрибәсен уртаклашу буенча зона киңәшмәсе булды. Тузган торактан күчерү буенча Биектау районы – республикада алда баручыларның берсе. Шуңа күрә дә  зона киңәшмәсенең нәкъ менә бездә уздырылуы очраклы күренеш түгел.

Районның кайбер предприятиеләре һәм оешмаларының үз вакытында түләмәве  2014 елның беренче яртыеллыгында Пенсия фондына бурычларның 2013 ел белән чагыштырганда 23,88 миллионга кадәр артуына китерде.

Биектау районының бюджетта эшләүче һәм башка оешмалары, предприятиеләре “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятенең  кәбестә җыюда булышуны сорап мөрә-җәгать итүен аңлап кабул иттеләр.

19
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Һәр елның 9 декабре Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Мексиканың Мерида шәһәрендә 11 ел элек коррупциягә каршы БМО Конвенциясе кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International