Кәбестә җыелды

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе







Биектау районының бюджетта эшләүче һәм башка оешмалары, предприятиеләре “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятенең  кәбестә җыюда булышуны сорап мөрә-җәгать итүен аңлап кабул иттеләр.


Көннәр салкынайтып җибәргәндә  уңышны тиз арада җыеп алмасаң, ул әрәм булачак. Узган шимбә һәм якшәмбедә бу коллективларда эшләүчеләр  Коркачык авылы янындагы 10 гектарлы басуга килделәр. Алар алдына кәбестәләрне,  күчәннәреннән кисеп алып, сакларга алып китү өчен төяү бурычы куелды. Көне салкын һәм җилле булуга карамастан,  кешеләр тырышып эшләде. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International