2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында” 442 нче номерлы федераль закон гамәлгә керәчәк. Шуннан соң социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак. Халыкның социаль яктан кыен хәлдәге категориясенә нинди уңай үзгәрешләр китерер икән ул? Нинди принципиаль яңалыклары бар? Шушы һәм башка сорауларга Биектау районы социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова җавап бирә.
– Рания Һадиевна, социаль хезмәтләр күр-сәтү турында яңа закон нәрсәгә кирәк булды икән? Искесенең нәрсәсе начар?