2015 елның беренче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте басмаларына язылучылар арасында конкурс агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.
Җиңүчегә төп приз – Apple iPad Air 64. Шулай ук өстәмә өч приз – санлы Samsung фотоаппараты һәм 50 кызыксындыру призы тапшырылачак. Моннан алдагы язылу кампаниясендә шушындый конкурста призны безнең районда яшәүче Фәния Әскәрова да откан иде.
Безнең газета-журналларга язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз. Конкурс йомгаклары 2015 елның февраленнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.