ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Биектау районы  Пенсия  фонды  идарәсендә кабул ителү өчен Интернет яки телефон аша алдан  язылырга  мөмкин.
Суыксу урта    мәктәбендә   спорт тормышына зур өлеш керткән укучылар билгеләп үтелде  һәм узып баручы елга спорт буенча нәтиҗәләр ясалды. Әлеге бәйрәм очраклы гына «Батырлар мәйданда   сынала» дип  аталмады.
Усад  училищесында үзебезнең  уку  йорты акчасына  җиңел машиналарда  йөрергә өй-рәтү өчен  мәйданчык ясалды. Мондый эшнең максаты – “В” категорияле (җиңел автомобильләр) транспорт  чаралары  шоферларын әзерләүнең  сыйфатын яхшырту.

14
ноябрь, 2014 ел
җомга
Гер спорты буенча СССР һәм РСФСРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә багышланган  республика ярышлары быел  гадәттәгедән иртәрәк узды.

10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Агымдагы атнаның дүшәмбесендә үзәк мәдәният йортында Биектау муниципаль районының  дәүләт  учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының чираттагы конференциясе булды.

8
ноябрь, 2014 ел
шимбә
30 октябрьдә  илебездә кайгылы вакыйга – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Бу бер дә очраклы дата түгел – нәкъ менә шушы көнне 1974 елда  Мордовиядә  тоткыннар,   лагерьдагы рәхимсезлек һәм коточкыч авыр шартлардан ризасызлык белдереп, ачлык игълан итәләр.
Биектау  районындагы эпидемик хәлне хәзерге  вакытта катлаулы дип әйтеп  булмый. Шулай  да  атна саен  кискен респиратор вируслы инфекциянең  60 лап очрагы теркәлә, авыручыларның якынча яртысы – балалар.
Безнең районда  эш визиты белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты  Илдар Гыйльметдинов булды. Аны   Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм  Кәлимуллин  каршы  алды һәм  район буенча  озатып  йөрде.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының наркотикларга  каршы комиссиясе карары нигезендә  һәм  төрле катнашмалар (спайслар) тартып, психикага йогынты ясаучы матдәләр кулланып,  күп кешенең агулануы, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенең куркынычсызлыгы  таләпләренә җавап бирми торган әлеге матдәләрне сату фактлары булу сәбәпле, Татарстанда “Наркотиксыз тормыш”  республика акциясе уздырыла.
Кешеләр белән дөрес аралашу күнекмәләре балачакта  ук сеңдерелә, шуңа  күрә дә  әти-әниләр алдына  баланы аралашу серләренә төшендерү,  улларын яки кызларын  башка  балалар белән дус яшәргә өйрәтү  кебек мөһим бурыч куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International