Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Профсоюз активының төп бурычы – социаль гарантияләрне саклау һәм арттыру
2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Агымдагы атнаның дүшәмбесендә үзәк мәдәният йортында Биектау муниципаль районының дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының чираттагы конференциясе булды.
Мондый конференцияләр биш елга бер тапкыр уздырыла. Конференция эшендә барлык 31 башлангыч профсоюз оешмасы вәкилләре катнашты. Җыелышны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ачып җибәрде һәм алып барды. Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, профсоюзның социаль партнерлары – районның агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Ирек Сабитов, мәгариф хез-мәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Эльза Сабирова, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Гарифуллина, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Татьяна Севастьянова катнашты.
Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелды:
1. Биектау муниципаль районында профсоюз оешмаларының сайлап куела торган профсоюз органнарының Профсоюз Уставын һәм Профсоюзның 2010-2015 нче елларга исәпләнгән Программасын үтәү буенча эш нәтиҗәләре.
2. Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасының ХХХ нчы отчет-сайлау конференциясенә делегатлар сайлау.
Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча республика профсоюз комитетының Биектау муниципаль районындагы ышанычле вәкиле Ләйсән Галәүтдинова чыгыш ясады. Ул узган чордагы эш турында сөйләде, профсоюз оешмалары район советы эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте. Ләйсән Илгизовна социаль гарантияләрне саклау һәм аларны тагын да арттыруның мөһимлеген, хезмәт турындагы законнарны үтәү, профсоюз кадрларын әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү зарурлыгын ассызыклады. Ул шулай ук якташлык җәмгыяте оештыру, Сабантуйлар үткәрү, “Россия чаңгы юллары”, “Милләтләр кроссы” һәм башка спорт ярышларын, район тормышында мөһим роль уйнаучы башка чараларны оештыруда профсоюз оешмаларының активрак катнашырга тиешлеген, профсоюзлар эшенә яшьләрне җәлеп итәргә кирәклекне билгеләп үтте.
Район конференциясе делегатлары Ләйсән Илгиз кызы Галәүтдинованы бертавыштан Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасының ХХХ нчы отчет-сайлау конференциясенә һәм профсоюзларның республика комитеты составына делегат итеп сайладылар.
Конференциядә катнашучылар алдында Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова чыгыш ясады. Ул районда профсоюз оешмаларының эшенә югары бәя бирде, югары нәтиҗә-ләргә ирешкән профсоюз активистларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, премияләр тапшырды.
Разия АБЗАЛОВА әзерләде
Оценить материал и/или оставить мнение
http://biektaw.ru/tt/hbrl/item/6212-profsoyuz-aktivyinyi%D2%A3-t%D3%A9p-buryichyi-%E2%80%93-sotsial-garantiyal%D3%99rne-saklau-%D2%BB%D3%99m-arttyiru.html
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз