Үзегезне грипптан саклагыз

2014 елның 8 ноябре, шимбә





Биектау  районындагы эпидемик хәлне хәзерге  вакытта катлаулы дип әйтеп  булмый. Шулай  да  атна саен  кискен респиратор вируслы инфекциянең  60 лап очрагы теркәлә, авыручыларның якынча яртысы – балалар.


Грипп  белән авыручылар әлегә юк. Тик шулай да, аны йоктырмас өчен, вакцинация узуың хәерлерәк. Медиклар фикеренә караганда, бу – грипптан саклануның иң йогынтылы алымы. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, быел  грипптан бушлай прививка ясатуның милли календаренә беренче тапкыр хәрби хезмәткәрләр, йөкле хатыннар һәм хроник чирлеләр кертелгән. Болар – мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә  эшләүче тәрбиячеләр, укучылар, студентлар, медицина хезмәткәрләре, педагоглар, җәмәгать транспорты шоферлары, хәрби хезмәт-кәрләр, йөкле  хатыннар һәм дәвамлы чирләрдән интегүчеләр, шулай ук 60 яшьтән узганнар.

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International