Тиздән монда мәдрәсә булачак

2014 елның 8 ноябре, шимбә






Безнең районда  эш визиты белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты  Илдар Гыйльметдинов булды. Аны   Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм  Кәлимуллин  каршы  алды һәм  район буенча  озатып  йөрде.





Депутат кайбер объектларга, аерым алганда “Биектау” Боз сараена, Ямаширмәдәге “Йолдыз” һәм Биектау авылындагы “Сандугач” – яңа балалар бакчаларына барды. Һәркайда да хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм анда эшләүчеләр белән әңгәмә уздырылды.

 

 


Район буйлап сәяхәтенең азагында Илдар Гыйльметдинов  Биектау авылында төзеләчәк мәдрәсәгә беренче нигез ташын салуда катнашты. Әлеге объект  хәзерге мәчеткә якын гына урнашачак.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International