Гөләндәм Таҗиева: «Эшлибез икән, димәк, яшибез»

2014 елның 31 октябре, җомга







Барлык заманнарда да авыл  хуҗалыгының  төп терәге эшчән, тырыш һәм җиргә тугры калучы авыл халкы булды. Осталык, тәҗрибә һәм  катлаулы хезмәтеңне яратып башкару  буыннан буынга күчә килде.   Шундый нәселләрнең  берсе  Бөреле  бистәсендә яши. Гаиләнең иң өлкән кешесе Гөләндәм Муллагали кызы  Таҗиевага быел 90 яшь тулды.



“Бөреле” җәнлек совхозына  узган гасырның 30 нчы елларында  нигез салынды һәм ул алга таба үсеш алды. Таныш-белешләреннән Биектау районында эшләрлек урын да булган, әйбәт хезмәт хакы да  түләнә торган совхоз барлыгын ишетеп, Әтнә районының  Мамыш авылында яшәгән Муллагали абый, булган бөтен әйберен арбага төйи дә, биш баласы белән хатынын утыртып, Бөрелегә юл тота. Куян фермасыннан ерак түгел генә бер баракта яши  башлыйлар.  Бу 1936 нчы ел була. Гаилә башлыгы  фермага йөкче булып урнаша, әниләре  куяннар карый. Олы кызлары Гөләндәмгә ул вакытта 12 яшь була. Кызчык өй мәшәкатьләрендә дә әнисенең алмаштыргысыз ярдәмчесе була,  куян фермасына барып та булыша.  Ул чакта  бистәнең бу өлешендәге  эш яшендәге кешеләр барысы да шушында хезмәт куя. Шуңа күрә кызга  мәктәптә озаклап уку насыйп булмый.  Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана  һәм бөтен эш хатын-кызлар һәм үс-мерләр җилкәсенә төшә.

 

 

 


– Ул елларда балалар өлкәннәр белән иңгә иң куеп эшләделәр, – дип исенә төшерде Гөләндәм апа. –  Куяннарга ашатырга печән дә чаптык, тирес тә түктек, ат җигеп, йөкләр дә ташыдык. Әле ул вакытта куяннар өчен читлекләр  дә  юк иде. Ферма соңыннан гына шулай киңәйтелде, куян караучылар бригадасы унга җитте.

 

 

 


Һөнәр үзләштерүне әнисенә  ярдәм итүдән башлаган  Гөләндәм гадәт-ләнгән һәм яраткан эшеннән аерылмый. Аның өчен ул гомерлек һөнәргә әверелә. Кыз үзенең тәрбиясендәге озын колаклар өчен чын күңеленнән борчыла. Шушындый ышанучан, сөйкемле, тыныч җәнлекләрне ничек яратмыйсың инде! Алар иртән аның эшкә килгәнен борыннарын читлеккә төртеп көтеп торалар бит. Кызның тырышлыгы  да бушка китми. Гөләндәм  Таҗиева  карый торган группада  ана куяннар  күп балалыйлар, үрчемнең сакланышы да әйбәт була. Шуңа күрә дә аны ел саен Мактау грамоталары, премияләр белән бүләклиләр.

 

 

 


Гөләндәм гаилә бәхетен дә шушы бистәдә таба. Алар туган районы Әтнәдән,  күршедәге Тү-бән Шашы авылыннан Шамил белән гаилә коралар. Үз буынына караган ир-атлар кебек, аңа да дары исен байтак иснәргә туры килә. Соңгы хәрби чакырылыш егетләрен  Ерак Көнчыгышка, Япония белән  көрәшкә җибәрә-ләр. Шамил Таҗиев  туган якларыннан еракта  җиде елга якын хезмәт итә, самурайларның рәхимсезлеген  дә,  сугышчан  иптәшләренең һәлакәтен дә – күпне күрергә туры килә аңа.  Сугышчан  казанышлары, медальләре шактый булса да,  ул сугыш еллары турында гаиләсендә сүз кузгатырга яратмый.

 

 

 


Туган якларына әйләнеп кайткач, якташы Гөләндәмгә өйләнә һәм алар икесе дә совхозда эшли башлыйлар. “Ул бик тыныч холыклы, эшчән иде”, – дип исенә төшерде ирен Гөләндәм апа.

 

 

 


Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Равил, кызлары Гөлфия, Әлфия  һәм Люция әти-әниләре үрнәгендә эшчән, җаваплы кешеләр булып үскәннәр. Үз вакытында әниләре булышкан кебек, алар да  җәнлекләрне карарга  ярдәм итәләр. Кызлары пенсия яшендә булсалар да,  эштән китәргә җыенмыйлар. Кече  кызлары Люция, элеккечә үк, җәнлек фермасында. Өлкән яшьтә кеше һәрвакытта ниндидер югалтуларга дучар була. Гөләндәм апа да  бүген моннан 13 ел  элек бакыйлыкка күчкән ире Шамилне сагынып искә ала. Олы улы Равил дә дөнья куйган. Әниләре турында кызлары, оныклары кайгырта. Гөләндәм апаның бүген 11 оныгы, 14 оныкчыгы бар.

 

 

 


90 яшь тулган көнне гаиләгә нигез салучы янына  балалары, оныклары җыелды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин юбилярга  матур чәчәк бәйләме, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын  тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте вәкилләре  хезмәт ветеранын, сов-хозның элекке эшчесен  олы юбилее белән котладылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

 

 

 


Олы яшьтә  булса да, Гөләндәм апа әле бүген дә кул  кушырып утырмый. Аның бүлмәсе төрле-төрле йомгак һәм җепләр белән тулы. Ул яраткан шөгыле белән мәшгуль – балаларына һәм оныкларына оекбашлар, бияләйләр, шарфлар бәйли. «Эшлибез, хәрәкәтләнәбез икән, димәк, без яшибез», – дип, бик дөрес фикер йөртә Гөләндәм апа. Сәламәтлек, озын гомер,  җан тынычлыгы, иминлек телибез аңа.

 

 

 

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International