Бурычлары арткан

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе





Районның кайбер предприятиеләре һәм оешмаларының үз вакытында түләмәве  2014 елның беренче яртыеллыгында Пенсия фондына бурычларның 2013 ел белән чагыштырганда 23,88 миллионга кадәр артуына китерде.



20 нче октябрьгә иң күп бурычлы – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте, аның бурычы 4,3 миллион сумнан күбрәк. “Татмелиорация-Агро”, “Серп и молот”, “Березка” җаваплылыгы чикле ширкәтләре, шулай ук кайбер предприятиеләр һәм фирмалар да – бурычлылар исәбендә. Шушы ук коллективларның мәҗбүри медицина страхованиесенә дә бурычлары бар.  Район прокуроры әҗәте булучыларның  бурычларын кыска вакыт эчендә түләүләрен таләп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International