Айрат Ситдыйков: Катламнарда тарих саклау көтә

2014 елның 26 октябре, якшәмбе







Археологлар гаҗәеп һөнәр ияләре диясе килә. Берничә өлкәне берләштергән тирән белемле, сабыр, саф күңелле, тырыш, башкаларга игътибарлы, узаман (лидер) кешеләр алар. Галим Альфред Халиковның да  әнә шул сыйфатларын еш искә алалар. Татарстанның бүгенге көндә әйдәп баручы археологларына юл ачкан шәхесләребезнең берсе дә әле ул.



Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы Айрат Ситдыйков та археология өлкәсенә килүен нәкъ менә әлеге галимгә бәйле дип саный. Татар тарихына, археологиягә багышланган фәнни хезмәтләре белән яшь галимнәрне рухландырып торган Альфред аганың шәкертләре шактый күп иде. Казан Кремле тарихын да Айрат әфәнде нәкъ менә аның җитәкчелегендә өйрәнә башлый. Остаз аны киләчәктә җиң сызганып эшләргә рухландырган.



- Айрат әфәнде, археолог буларак иң зур табышыгыз нинди?


- Табыш инде ул археологлар телендә, ниндидер нәтиҗәләргә ирешү дигәнне дә аңлата. Миңа Казан Кремлен өйрәнү белгеч буларак зур тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. Биредә тупланган материалларым да күп нәрсәләр хакында сөйли. 1000 еллыкка бәйле байтак эшләр башкарылды. Анда 10 елдан артык алып барылган археологик эзләнүләр, 20 мең квадрат метр мәйданда казыну эшләре алып барылды. Узган гасырның 90нчы елларында ул Россиядә иң күләмле эшләр башкарылган урын дип әйтергә мөмкин. Андагы материаллар нигезендә әйтә алабыз: алар безнең төбәк тарихын гына түгел, ә бөтен Ауропа тарихына тәэсир иткән. Казанның барлыкка килү мәсьәләсе, 1000 еллык... Әлбәттә, тикшеренүдә төрле белгечләр катнашты, әмма аның нигезендә археология ята. Менә шундый эшләрдә катнашу минем өчен зур нәтиҗә, ачыш, күрсәткеч.




- Белгәнебезчә, Казан Кремле әле өйрәнелеп бетмәгән...


- Археологиянең икенче ягы да бар: өйрәнү процессында җир катламы яңадан аңа кайтырлык итеп калдырылмый. Җир алына, дибез. Азаккача өйрәнү дигән сүз инде бу. Шул сәбәпле, без бүгенге көндә хәзерге фәндә булган кораллар ярдәмендә эшлибез. Ә Кирмәннең калган өлеше (әлегәчә кузгатылмаган җирләре) тулаем киләчәк буыннарга калдырыла. Бу фән, технологияләр яңа дәрәҗәгә күтәрелгәч, икенче ысуллар белән тагын да нәтиҗәлерәк өйрәнү өчен шулай эшләнә. Бүгенге көндә барысын да казып бетерсәк, без аны югалтачакбыз гына. Ә болай андагы мәгълүмат сакланып кала. Киләчәк буын галимнәр аны икенче төрлерәк, яңача ачарлар дип, бүгенге көндә әһәмияте булса да, без аларны өйрәнүне кичектереп торабыз. Шуңа да Кремльдә кайбер эшләр туктатылды. Төзекләндерү барган вакытларда, әлбәттә, катнашабыз. Ә махсус фәнни эзләнүләр алып барылмый.



- Җир астында күмелеп калган тарих бик бай, ләкин аларны өйрәнергә, барларга белгечләребез җитми. Бу Татарстанда гына шулаймы, әллә Россиянең башка өлкәләрендә дә хәл ителәсе мәсьәләме?

 


- Әйе, бу Россиядә зур проблема булып тора. Россиядә археологлар саны, Венгриягә караганда, ике тапкырга кимрәк. Венгриядә 10 миллион кеше яши. Территориясе дә Россиядән күпкә кечкенә. Белгечләр күп төрле мәсьәләләргә бәйле. Ә асылы шунда: Россия бүгенге көндә Ауропада вузларда археология дигән белгечлек укытылмый торган бердәнбер дәүләт булып калды. Элек-электән бездә археологлар әзерләмәгәннәр. Соңгы елларда бакалавриат, магистратлар барлыкка килгәч, археология белгечлеге яңадан булдырылмаган. Бездә археолог аспирантура тәмамлагач кына җитлегә, аспирантурага кадәр 6 ел кирәк. Ә баштан ук һөнәр алу мөмкинлеге юк. Шул сәбәпле, белгечләр саны кими. Казанда узган корылтай барышында да бу мәсьәлә яңадан кузгатылды. Әлеге мәсьәлә алдагы елларда хәл ителер дигән өметебез бар. Музейларда сакланучы бай археологик коллекцияләрне эшкәртердәй белгечләребез дә юк, алар археологик һәйкәлләребезне барларга да җитешми. Шулай да бездә хәлләр алай ук мөшкел дип әйтә алмыйбыз. Башка өлкәләр белән чагыштырганда, бездә бу мәсьәләләр хәл ителә башлады инде. Быел Татарстан Фәннәр академиясе каршында Археология интституты төзелде. Без археологик эзләнүләр эшен оештырабыз. Болгар белән Зөядә киң колачлы эшләр алып барганда, кадрлар саны да артты. Бүген Татарстанда 100гә якын белгеч эшли.

 


- Югары уку йортларындагы вәзгыятьне ничек бәяләр идегез?


- Археология кафедралары Россиянең күп вузларында бар. Казанда соңгы елларда Федераль университетта кафедрадан тыш, биш лаборатория төзелде. Алар Казан университетының мөмкинлекләреннән чыгып яңа җиһазлар алгач, археологик материалларны яңа технологияләр нигезендә өйрәнергә мөмкинлек бирделәр. Анда физик, биолог, химик, нумизмат, антрополог һ.б. эшли. Алар археологик материалларны төрле яктан өйрәнә. Кайбер технологияләр Ауропадагы алга киткән илләренең дә барысында да очрамый. Иң югары таләпләргә туры китереп эшлиләр. Академиянең дә, университетның да бер юнәлештә баруы фән үсешендә яңа мөмкинлекләр ачачак.

 


- Айрат әфәнде, ачыкланмаган тарихи һәйкәлләр дә бар дип беләбез...

 


- Бүгенге көндә Татарстанда 6 меңгә якын археологик һәйкәл бар. Шуның 300гә якыны дәүләт саклавына алынган. Ә калганнары табылган һәйкәлләр дәрәҗәсендә, аларны да дәүләт канаты астына алырга тиешбез.  Кайберләренә 60 ел дәвамында кеше аягы басмаган. Без аларны яңадан тикшерергә, барлап өйрәнеп чыгарга тиеш. Меңгә якын һәйкәлне табып, сакларга кирәк әле. Бу юнәлештә ачыкланып бетмәгән сораулар да бар, билгеле. Ләкин алар хәл ителә. Дәүләт саклавына алыр дәрәҗәгә җиткерү махсус документлар таләп итә. Кызганычка, бу юнәлештә җитәрлек күләмдә эш алып барылмый. Чыгымнар да күп сорала. Гадәттәгечә, финанс мөмкинлекләре чикле.

 


- Айрат әфәнде, узган елны Россиядә ялган археологларга нисбәтле яңа канун кабул ителде. Аның файдасы булыр дисезме?

 


- Бу канун нигезендә тарихи объектлар прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркыныч хезмәте кебек махсус органнар карамагына тапшырыла. 200 һәйкәлнең урыны гына билгеле, аларның чикләре төгәл ачыкланмаган. Канун әле яңа гына кабул ителгән. Шуңа да, органнарның бер-берләре белән ничек эш итүен күзәтергә кирәк. Мәдәният министрлыгы әлеге эшкә ныклап кереште. Полиция органнары да үз территориясен белеп торырга тиеш. Төрле министрлыклар арасында эш алып барыла. Бу җәһәттән боз кузгалды дип әйтергә генә мөмкин. Министрлык, дәүләт тарафыннан да аңа игътибар бар. Саклау процессы да әкрен-әкрен генә үз нәтиҗәләрен күрсәтер.

 


Әлбәттә, борынгы заманнардан Татарстан җирләрендә һөнәрчелек, шул исәптән зәркәнчелек тә, нык үскән була. Кызганычка, ялган археологлар бик зур проблема булып тора. Металл эзләү приборлары белән алар җир астындагы тарихи һәйкәлләрне җимерәләр, тарихи байлыкны үзләштереп акча эшлиләр. Узган ел канун кабул ителгәч, аларның саны кимеде.

 


- Фән дөньясында су асты археологиясе популярлашты. Татарстанда бу көнүзәк юнәлешме?

 


- Аны күбрәк диңгез яры буйларында оештыралар. Без исә елга буенда утырабыз. Елгада су, яр буйлары, ләм утыру процессы икенче төрлерәк бара, елгалар да болганчыграк. Безнең елгаларда да тикшеренү эшләре үткәрергә мөмкин, ләкин аның нәтиҗәсе түбән булачак. Аларда башлыча соңгы 50-60 еллык ядкәрләр генә табылыр иде. Шунлыктан, андый эш бездә алып барылмый. Безнең төп проблема - җир өстендәге һәйкәлләрне саклап калу. Аларның җимерелү процессы бик куркыныч. Су астындагыларының санын да, кайда урнашканын да белмибез. Бу аерым эш, аны оештыру сорала. Җир өстендә исә бүгенге көндә табылган 6 меңләп археологик һәйкәл бар, шуның 200е генә дәүләт карамагында. Су асты археологиясе актуаль булса да, ул тиз генә тормышка ашырырлык түгел. Бу безнең көчләрнең чикле булуына да бәйле.

 


- Хәзинәгә еш юлыгасызмы?

 


- Болгар җирендә ел саен сигезләп хәзинә табыла. Сандык кадәр зурлары да, кечерәк савытларда, чүлмәкләрдә, капчыкларда, каен кайрысыннан эшләнгән савытларда да... Көмеш акчалар да килеп чыга. Быел 300 грамм алтын акчага юлыктык. Революция вакытында тимер тартмага салынган булган. Патша заманында сугылган берничә дистә алтын акча! Быел шулай ук тимерченең яшергән коралларын таптык. Анысы XIV гасырга, Алтын Урда чорына карый. Ат җигү дирбияләре бар. Аларны җентекләп өйрәнәләр, реставрация эшләре алып барыла, фәнни эшкәртү уздырганнан соң, музей фондларына тапшырылачак. Шунысы куанычлы:  музейларыбызда археологлар эшли. Кайбер төбәкләрдә музей фондлары бөтенләй ябык. Табылган тарихи кыйммәткә ия экспонатлар дистә еллар буе эшкәртелмичә ята. Ә бездә Татарстан Милли музеенда, тыюлыкларда ул эш җайга салынган. Болгарда табылган кайбер экспонатлар инде шунда ук экспозициядә урын алдылар.

 


- Археологларга ат башы кадәр акча тапса да, 20 проценты бирелми торгандыр инде...


- Юк, без бит дәүләт исеменнән эшлибез. Ләкин тарихи кыйммәткә ия хәзинәгә юлыккан очракта, галимгә премия бирү гадәте бар анысы. Физик зат хәзинә тапса, әлбәттә инде, 20 проценты үзенә бирелә. Гадәттә, андый табылдыклар музейларга тапшырыла. Соңгы 6-7 елда ике хәзинә кайтарылды. Алар Алтын Урда чорына караган алтын акчалар иде.



- Төбәкчеләр Чулман аръягының тарихи катламнары өйрәнелмәүдән зарлана...


- Чулман аръягын өйрәнү программага кертелгән. Анда хәзер үк өзлексез эш алып барыла. Фаяз Хуҗин җитәкчелегендәге команда әтрафлы эзләнүләр җәелдерде. Аның үзәге - Биләр. Киләчәктә тикшеренү мәйданы киңәячәк - урта гасырларны өйрәнергә мөмкинлек туачак.



Соңгы вакытта Археология музеен булдыру буенча зур эш алып барыла. Ул Казан Кремлендә урнашачак. Киләсе елда Фәннәр академиясе каршында Татарстан Археологиясе музее үз ишекләрен ачар дип көтелә. Анда Идел, Чулман буйларында борынгы чорлардан бирле сакланып калган матди материаллар урын алачак. Таш гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән 400ләп тупланма бар инде.



Мөршидә КЫЯМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International