Дәүләтне алдап булмый

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе





Татарстан бюджетыннан ай саен 1 миллиард сум субсидияләр түләүгә тотыла. Республиканың социаль яклау бүлекчәләре гражданнарга 70кә якын ярдәм төре күрсәтә. Билгеле булганча, хәзерге вакытта дәүләт мохтаҗларга булышырга тиеш дигән принцип кулланыла. Шуңа да субсидияләрнең күпчелеге керемне исәпкә алып билгеләнә.



Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен азкеремлелек буенча субсидияләр, балалар пособиеләре, балалар бакчасы өчен компенсацияләр – керемгә бәйле пособиеләрнең иң популярлары шулар. Шул ук вакытта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, дәүләт ярдәме алучыларның һәр дүртенчесе эшләүче гражданнар. Әйтик, сентябрь аенда гына да 20 миллион сум күләмендә пособиелар эшкә яраклылык яшендәгеләргә түләнгән.

 


Мондый саннар  шактый сәер тоела. Шул кадәр кешенең эшли торып, яшәү минимумыннан да кимрәк керем алуына ышанырлык түгел. Шуңа да Татарстанның социаль яклау органнары  дәүләт ярдәменә дәгъва итүчеләр хезмәт хакы турында биргән мәгълүматларның дөреслеген тикшерә башлаган. Керем турында белешмәләр салым органнары һәм Пенсия фондына тапшырылганнар белән чагыштырыла.

 


Бу тикшерүләрнең беренче нәтиҗәләре дә бар. Кайбер гражданнарның хезмәт хакы турында белешмәләрне инде берничә ел эшләми яки бөтенләй булмаган фирмалардан алып килү очраклары ачыкланган. Бу мәгълүматлар барысы да Прокуратура органнарына җиткерелгән. Алар инде, үз чиратында, бу белешмә кайдан һәм кемнән алынганын ачыклый. Һәм гаеплеләрне җәзага тарту мәсьәләсе карала. Бүгенге көндә мондый мошенниклык очраклары буенча өч җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

 


Керем турында ялган мәгълүмат җиткерү очраклары да билгеле булган. Кайбер гражданнарның белешмәләрдәге керем күләме чынбарлыкка туры килми икән.  Наталья Бутаева бу рәвешле дә дәүләтне алдарга омтылу шулай ук закон бозу санала дип ассызыкдады.

 


- Эш бирүче үз хезмәткәренең керем күләмен киметеп күрсәтеп, аңа ярдәм итәргә омтыла икән, ул аңа “аю хезмәте” күрсәтә. Мондый алдауларга каршы бик катгый көрәшәчәкбез, - дип кисәтте ул.

 


Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин да бу сүзләрне хуплады.

 


- Әгәр дә оешма җитәкчелеге яки хезмәткәрләр социаль яклау органнарына керемнәр киметеп күрсәтелгән ялган белешмә алып килеп дәүләттән акча алам, шул ук вакытта бу гамәлләр ачыкланмаячак дип уйлау – акылсызлык. Бүгенге көндә Татарстанда төрле органнар арасында үзара элемтәләр бик яхшы җайга салынган.  Салым органнары, пенсия фонды, эчке эшләр органнары, хезмәт инспекциясе бергә эшли. Шуңа күрә эш бирүчеләр дә, эшчеләр дә хәзер дөресен әйтеп яшәргә киңәш итәр идем. Хокукы булмый торып, законсыз рәвештә дәүләт ярдәме алу күренешләре өчен җавап бирергә туры киләчәк”, - дип белдерде ул.

 


Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, керем турындагы мәгълүматларны дөрес күрсәтмәү очраклары республикабызда киң таралыш алган дип әйтеп булмый. Әмма китерелгән мәгълүматларның 1 проценты ялган булуы ачыкланган.

 

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International