Агымдагы елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасының VII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Үзәк комитеты рәисе Наталья Агапова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, авыл хуҗалыгы тармагын җитештерү алдынгылары, яшьләр советы әгъзалары,Татарстан Республикасының һөнәр берлеге активы катнашты.