Тормышның үзәген һө-нәри камиллек, бөтен нәрсәдә нигезлелек һәм эшчәнлек тәшкил итә. Һәр коллективта да эшнең уңышлы баруын алардан башка күз алдына да китереп булмый торган кешеләр була. Андыйлар гомуми эшнең нигезе, терәк-таянычы булып торалар. Биектау район үзәк больницасында андый кеше – Наил Гаптрәхим улы Мортазин.
Безнең заманда хезмәт кенәгәсендә нибары бер генә язма булган кешеләр сирәктер, мөгаен. Наил Гаптрәхим улы Мортазин – шундый сирәк очрый торган шәхесләрнең берсе. Ул, Курашов исемендәге Казан медицина институтын тәмамлап, 1979 елның августында туган районына кайтып, район больницасында табиб-хирург булып эшли башлады. Хирургия бүлеге мөдире Николай Дмитриевич Мосеев аңа тагын бер – анестезиолог-реаниматолог белгечлеге алырга киңәш итә. Район больницасы мондый белгечкә зур мохтаҗлык кичерә, зарурлык килеп чыкканда, андый табибны Казаннан чакыртып китерергә туры килә. ГИДУВта махсус курсларда белем алганнан соң, Мортазин биш айдан район үзәк больницасына әйләнеп кайта һәм шул вакыттан бирле шушындый кат-лаулы һәм җаваплы эшне алып бара.
Бу вакыттан бирле 36 ел узып та киткән. Ул чакта хәзерге больницада булган җиһазлар һәм махсус техника турында хәтта хыяллана да алмыйлар. Табиблар һәм шәфкать туташлары зур тәҗрибәгә ия булганлыктан, бергә эшләү яшь хирург өчен үзенә күрә бер академия булып тора.
– Мин анестезист-шәфкать туташы Татьяна Сергеевна Дарвинага бик тә рәхмәтле. Ул минем остазым булды, тәҗрибәсе белән уртаклашты, эшнең барлык нечкәлекләренә төшендерде. Без аның белән егерме елдан артык бергә эшләдек. Башлангыч чорда янә-шәмдә Татьяна Сергеевна, Рахман Хаҗиевич Даутов, Николай Дмитриевич Мосеев кебек ышанычлы, намуслы кешеләр, үз эшләренең чын осталары булуының миңа бик зур ярдәме тиде, – дип сөйләде Наил Гапт-рәхим улы. – Ул чакта бит әле УЗИ – ультратавыш белән тикшерүләр дә юк. Ә алар исә өстәмә җайланмалардан башка да эшли белделәр – чын хезмәт кешеләре, камиллеккә ирешкән осталар.
Наил Гаптрәхим улы үзе медицина өлкәсен сайлавын очраклы дип саный. Күрше егете – параллель сыйныфта укыган Юра Никитин районның танылган табибы Владимир Соколов киңәше буенча мәктәп тәмамлаганнан соң медицина институтына бара. Дусты белән бергә Наил Мортазин да документларын шушы югары уку йортына бирә, керү имтиханнарын уңышлы тапшыра һәм Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын уңышлы тәмамлап чыга.
Халкыбызның “Кайда туган – шунда кирәк тә булган” дигән мәкале Мортазинга бик тә туры килеп тора. Әмма медицинага караган һөнәрдә бу кешегә тагын да зуррак җаваплылык өсти, аннан игътибарлылык, намуслылык таләп итә. Наил Гаптрәхим улына исә җаваплылык икеләтә арта. Аның әтисе Гаптрәхим Мортаза улы ул чакта райкомның беренче секретаре булып эшләде. Районда гына түгел, республика күләмендә дә хөрмәтле кеше булды. Һөнәрендә уңышка ире-шү өчен андый кешенең улына үзенә карата таләпчәнлекне бермә-бер арттырырга туры килде.
Наил Гаптрәхим улы кыска гына вакыт эчендә менә дигән белгечкә, баш хирургның уң кулына әверелде. Алар бергәләп йөзләгән операция ясаганнар, йөзләгән пациент-ны үлемнән коткарып калганнар. Башкалар кичләрен өйләренә кайтып киткәндә хирургларның эш көне тәмамланмый. Авырулары көчәеп китүчеләр, өянәкләр, фаҗигале хәлләр көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында булырга мөм-кин. Хирургларның эше тәүлек буе дәвам итә.
Район үзәк больницасында бер ел эшләгәннән соң язмыш яшь хирургны һөнәри яктан да, чыдамлылык һәм ныклык ягыннан да сынап карарга була. 1980 нче елда юлда куркыныч авария була: Усадтан ерак түгел рейста йөрүче Казан-Дөбъяз автобусы ава. Шыплап тулган автобуста илледән артык кеше була, 11е шул урында ук җан бирә. Район хастаханәсенә берьюлы яраланган, имгәнгән 35 кешене алып киләләр. Анда башка авырулар да була. Күз ачып йомган арада больница госпитальне хә-терләтә башлый. Дүрт кешенең баш миенә зыян килгән – алар аңсыз. Яраланганнар барысы да районныкылар, күпчелеге яшьләр. Шунда ук куркышкан туган-тумачалары килеп җитә, медикларга аларны да тынычландырырга туры килә.
Персонал тиз арада эшкә керешә һәм кыска гына вакыт эчендә зыян күрү-челәргә тиешле ярдәм күрсәтелә. Республика клиник хастаханәсеннән дә белгечләр килә. Операцияләр көнен дә, төнен дә ясала. Хирургиядә башка бүлекләрдә эшләү-че шәфкать туташлары да кизү тора. Медицина хезмәткәрләренең тәүлек буе яннарыннан китми эшләве бәрабәренә зыян күрүчеләрнең берсе дә үлми, барысы да исән кала. Бу табибларның һәм, барыннан да биг-рәк, район больницасы хирургларының зур җи-ңүе була. Николай Мосеевны соңыннан “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр. Ә яшь хирург-анестезиолог Наил Мортазинга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Рәхмәт белдерәләр. Алар шул чакта коткарып калган пациентлар бүген дә районда яшиләр, кайберләре гомерлек дусларга әвереләләр.
Хирург – бик тә тынгысыз һөнәр. Көтелмәгән хәлләргә, кешеләр белән була торган бәхетсезлекләргә һәр сәгатьтә, һәр минутта әзер булырга кирәк. Көчле холыкка ия булу гына аз, әле тагын салкын канлылык, физик яктан чыдамлык, тиз арада анык бер фикергә килү, бер-береңне күз карашыннан ук аңлап, команда составында эшли белү осталыгы, сәгатьләр буена операция өстәле янында басып торырлык сәламәтлегең булу да зарур. Кайвакыт медицинаның да ярдәме тими, табиблар, күпме генә тырышсалар да, кешене коткарып кала алмыйлар. Мондый һәр очрак хирургның йөрә-гендә һәм күңелендә тирән эзләр калдыра, бик озак вакытлар аны тынгысызлап тора. Әмма күңелдәге җәрәхәтләрне җиңә белергә кирәк, аны башкалар, аның ярдәменә мохтаҗлар көтә.
Наил Мортазин яшь чагыннан ук спорт белән дус яши, үзең сәламәт, көчле булмасаң, башкаларның сәламәтлеген ныгытып булмый, дигән фикердә ул. Йөгерү буенча 2 нче разрядка ия. Күп еллар буена районның футбол командасында нәтиҗәле уйнады, футбол буенча 2 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы исемен яулады. Җиңел атлетиканың күп төрләре белән уңышлы шөгыльләнде. Аның тынгысыз хезмәтендә спорт юаныч та, көч туплау чыганагы да булды һәм шулай булып кала да.
Гаиләдәге татулык, хатыны, үзе кебек үк медицина хезмәткәре Әлфия Әбрар кызы тудырган җылылык, ямьлелек, тынычлык Наил Гаптрәхим улына эшен җиренә җиткереп башкарырга мөм-кинлек бирә, аны рухландыра. Уллары Гаптрәхим, игезәк кызлары Айгөл белән Гөлнара әти-әниләрен сайлаган һөнәр-ләрендә һәм шәхси тормышларындагы уңышлар белән сөендерәләр. Оныклары Ислам белән Сафина тугач, гаиләнең бәхете һәм шатлыклары тагын да артып китте. Кеше иртән эшенә сөенә-сөенә барып, кичен өенә кайтырга ашкынып торса, ул үзен бәхетле саный ала, диләр. Наил Гаптрәхим улы өйдәгеләр өчен яратучы һәм сөекле тормыш иптәше, кайгыртучан әти һәм дәү әти. Ә эшендә аны хезмәттәшләре дә, пациентлар да түземсезлек белән көтеп торалар.
– Безнең Наил Гаптрәхимович – хезмәтен бөтен күңелен, көчен, сәләтен биреп башкаручы табиб инде ул, искиткеч белгеч, – диде район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Резедә Габделфәртовна. – Ул ышанычлы, намуслы кеше, без аның төгәллегенә, эшчәнлегенә, сабырлыгына шаккатабыз. Кирәк чагында ул акыллы киңәшен дә биреп, ипле генә итеп әйтеп, ялгышыңны төзәтеп тә җибәрә. Районда анестезиолог-реаниматолог белгече кебек катлаулы, җаваплы эшне утыз ел диярлек берүзе башкарды. Без аны бик күп яшьләргә үрнәк итеп куярлык остаз дип саныйбыз.
Әти-әнисе Әминә һәм Гаптрәхим Мортазиннар тәрбияләгән нәкъ менә шушы сыйфат – намуслылык Наил Гаптрәхим улына исеме зур хә-рефтән языла торган кеше, бөтен барлыгын эшенә багышлаган табиб, абруйлы белгеч булырга ярдәм итә дә. Ул Татарстанның атказанган табибы дигән исемне лаеклы йөртә.
Разия АБЗАЛОВА