Шахмат уенында беренче урынны Яшел Үзәннән Дмитрий Оспенников, икенче – Казаннан Павел Торопов, өченче урынны Буадан Илдус Даутов алды. Шашка буенча беренче урында – Биектау районы уенчысы Ленар Минҗанов, икенчедә – Бөгелмәдән Рәшит Мирҗәләлов, өченчедә – Чувашиядән Евгений Соловьев.
Интеллектуаль ике төр ярыш буенча беренче урын Биектаудан Гарун Нуриевта, икенче – Биектаудан Павел Ивановта, өченче – Чувашиядән Николай Дмитриевта. Шулай ук 4 һәм 5 урыннар өчен Казаннан Имамовны, Кукмарадан Илгиз Хаҗиевны бүләкләделәр. Ветераннар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы уенчылар билгелән-де. Шахмат буенча ветераннар арасында иң яхшысы – Мулланур Мусин (Саба районы), шашка буенча – Рәшит Хәйретдинов (Казан), интеллектуаль ике төр ярыш буенча – Марс Садыйков (Казан). Хатын-кызлар арасында шахмат буенча иң яхшысы Мамадыштан Алиса Хәмидуллина булды, шашка буенча – Саба районыннан Гүзәл Кәримова, Мамадыштан – Эльвира Хәмидуллина.
Лилия ИБРАҺИМОВА, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече