ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2015 ел
җомга
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтеп тантаналы мәҗлескә җыйды. Авыр сугыш елларында үзләренең батырлыклары, хезмәтләре белән җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне җыйган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Суыксу авыл  китапханәсендә  балалар һәм яшүсмерләр  китабы атналыгы барышында   төрледән-төрле чаралар үткәрелде.
Районда халыкның ГТО комплексы нормаларын ничек үти алуын  сынап карауның 1 нче этабы тәмамланды. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясадылар. Дөбъяз, Әлдермеш, Чыпчык авыл җирлекләрендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексы нормаларын тапшыру буенча актив эш уздырдылар. Беренче этапта әлеге авыл җирлекләрендә  50-65 кеше катнашты. Ә менә Ташлы Кавал, Иске Казан, Усад, Дачное авыл җирлекләрендә  катнашучылар саны азрак булды. Әлеге эшне анализлау  район хатын-кызларының  ир-атларга караганда активрак булуын күрсәтте, саннар – 540:99.
Татарстанда Туган  тел көне Татарстан Республикасының 1992  елның 19   февралендәге законы нигезендә халкыбызның яраткан  шагыйре Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтелә.
Әлдермеш авылы мәдәният йортында елдан-ел бәйрәмнәрне күңеллерәк, эчтәлеклерәк итеп уздырырга тырышабыз.
Биектау районының иң зур балалар бакчаларының берсе булган Дөбъяздагы “Гөлчәчәк” балалар бакчасына  Фәттахова Шамилә Тәүфикъ кызы җитәкчелек итә.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бер ай эчендә .TATAR югары дәрәҗә доменында 945 яңа домен теркәлгән. Алар арасында sberbank.tatar, aero.tatar, kamaz.tatar, kfu.tatar, yandex.tatar, sport.tatar, icann.tatar һәм башкалар.
Айбаш мәктәбенең 10 нчы сыйныфында  укучы Шәяхмәтов Илнур  Россия буенча татарча көрәш ярышыннан  чемпион  булып  кайтты. Без бу җиңүгә бик шатландык.
Илебез  Бөек  Җиңүнең  70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Сугыш күпме кайгы, күпме ачы күз яше китергән.  Еллар узса да, ул көннәрнең ачы хәсрәте кешелек хәтереннән мәңге җуелмас.
Татар Әйшәсе сигезьеллык  мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты, география укытучысы, завуч булып фронтовик Гомәр Гыйльметдин улы Хәбибуллин эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International