Бүген иртәнге сигездә Казанга легендар "Җиңү поезды" килде. Ул Горький тимер юллары шәһәрләре маршртуты буйлап хәрәкәт итә.
29-30 май көннәрендә Казанда II Халыкара балалар кинофестивале - “Совенок” бәйгесе узачак. Әлеге уңайдан башкалабызга 5 яшьтән 23 яшькә кадәрге кино сөючеләр җыелыр дип көтелә. Фестиваль кысаларында “уен фильмы”, “уен булмаган фильм”, “мәгълүмати сюжет”, “реклама”, “музыкаль клип”, “анимация”, “мобиль видео” номинацияләрендә иҗади эшләр конкурсы оештырылачак.