ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2015 ел
дүшәмбе
27-29 апрельдә Тулада пенсионерлар арасында Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Төбәкара шахмат турниры узды. Өлкә үзәгенә илнең 37 төбәгеннән сайлап алу турларында җиңгән 66 пенсионер килгән иде.

10
май, 2015 ел
якшәмбе
Казан үзәгендәге Ирек мәйданында бәйрәм тантанасы узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган парадка килгән һәр ветеранга игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде.
Татарстанның, башкалабыз Казанның төрле рейтингларда алдынгы позицияләрдә торуы инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Республикабыз җитәкчелеге ике дә уйламыйча амбицияле проектларга алына, күпсанлы башлангычлар да беренче итеп бездә сынала.

9
май, 2015 ел
шимбә
Бөреле авылында күп кеше катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булып узды.

8
май, 2015 ел
җомга
Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасының Милли музее инициативасы белән “Музейлар язы” акциясе уздырылды. Анда безнең Туган якны өйрәнү музее да катнашты.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Дөбъяз авылы  учреждениеләре арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы  игълан ителгән иде. Анда  участок хастаханәсе,  урта мәктәп һәм   балалар бакчасы коллективлары  катнашты.   
Быел “Высокогорские вести” - “Биектау хәбәрләре” район газетасы  үзенең  80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул еллар эчендә безнең редакциядә район тарихында якты  эз калдырган дистәләгән журналист эшләгән.
Ямаширмәдәге “Йолдыз” балалар бакчасында Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр Рамазанов белән очрашу оештырылды.
Бөек Ватан сугышында  катнашучыларның күбесе аз сүзле: кемгәдер ул кырыс көннәрне искә төшерүе  һәм яңадан  баштан кичерүе  авыр  булса,  кемгәдер хати-рәләрне яңартырга сәламәтлеге комачаулый. Ә менә Олы Битаман авылыннан Мансур абый Мөлеков башыннан узганнар турында бер дә иренмичә сөйли.
Кичә Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республикакүләм чара уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International