Җиңү Парады: Казан үзәге гөрләде

2015 елның 10 мае, якшәмбе
Казан үзәгендәге Ирек мәйданында бәйрәм тантанасы узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган парадка килгән һәр ветеранга игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде.

Сәгать иртәнге 10.00 башланасы чарага халык инде бер-ике сәгать алдан җыела башлаган иде. Һәркемнең дә санаулы гына калып бара торган чын геройлар белән очрашасы килде, ветераннарыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мәйданга җыелган халыкны тәбрикләп, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте:

 

– 70 ел элек Ватаныбыз һәм бөтен кешелекне милли коллыктан азат итү өчен канкойгыч сугыш тәмамланды. 1945 елның 9 нчы мае илебезнең бөеклеге, аның күп милләтле халкының батырлыгы һәм чыдамлыгы символына әверелде. Бу бәйрәм безнең державаның куәтен һәм көчен, халкыбызның бердәмлеген чагылдыра. Җиңү көне – мәңгелек бәйрәм. Ул барлык яшьтәге, һәммә милләт һәм дин вәкилләре өчен бертигез якын. Бүген һәр гаиләдә коточкыч сугыш корбаннарын искә алалар. Бөек Җиңүнең бәһасе бик зур булды, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 
Татарстан лидеры чыгышыннан соң, Татарстан гимны яңгырады һәм Ирек мәйданында Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланды. Аны Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде. Алар артыннан мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартларын күтәргән хәрбиләр, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, РФ ЭЭМның Казан юридик институты курсантлары, кадет мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр,  РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, Казан югары хәрби команда училищесының почет каравылы ротасы, махсус билгеләнештәге гаскәрләр, локаль сугышлар һәм хәрби низагларда катнашкан ветераннар маршы булды. Мәйдан буйлап хәрби техника узды. Парадны легендар “День Победы” җыры белән Казан гарнизонының җыелма хәрби оркестры тәмамлады.
 
Аннан соң ретро авто-мототехника колоннасы үтте. Спорт федерацияләре вәкилләре сугышчан осталыгын күрсәтте. Бәйрәм балалар коллективларының чыгышлары белән дәвам итте.
 
Бүгенге бәйрәм чаралары кичке 10.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
 
 
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан 700 меңләп кеше сугышка китә, аларның яртысы яу кырында ятып кала. Якташларыбызның 200 меңе – орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгы – Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары.
 
Татарстан җирлегеннән сугыш елларында фронтка 131 миллион пот икмәк,  39 миллион пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт җибәрелә.
 
Казанга 70 эре предприятие һәм 33 фәнни оешма эвакуацияләнә.
 
Татарстанда 76 839 ветеран яши, шуларның 67 866 – тыл хезмәтчәннәре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International