Татарстанның, башкалабыз Казанның төрле рейтингларда алдынгы позицияләрдә торуы инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Республикабыз җитәкчелеге ике дә уйламыйча амбицияле проектларга алына, күпсанлы башлангычлар да беренче итеп бездә сынала.
Башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча республика инде бишенче ел рәттән ил күләмендә беренчелек яулый. Беренче бишлеккә быел шулай ук Чечня, Ингушетия республикалары, Воронеж, Липецк өлкәләре һәм Санкт-Петербург кергән.
Нәтиҗәлелек бәяләүнең төп күрсәткече булып төбәкнең икътисадый һәм социаль өлкәләре үсеше тора. Шулай ук түрәләрнең эшчәнлегенә халык мөнәсәбәте дә исәпкә алына. Гомумән исә, соңгы өч елда 11 юнәлештә ирешелгән уңышларга бәя бирелә. Моннан чыгып Татарстанның югары нәтиҗәләре даими саклануы турында фикер йөртеп була. Алай гына түгел, социаль-икътисадый күрсәткечләрнең даими үсеше күзәтелә.
Татарстан икътисад үсеше буенча да алдынгы позициядә тора, социаль өлкәдәге уңышларыбыз буенча исә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында торабыз. Соңгы 5 елда төп капиталга инвестицияләр күләме икеләтә диярлек артып 511 миллиард сум дәрәҗәсенә җиткән. Кече предприятиеләр җитештерүче продукция әйләнешендә дә зур уңышларга ирешелгән.
Катлаулы икътисадый шартларда хезмәт базарында эшсезлек мәсьәләсе кискен килеп басты. Әмма республикабызда тотрыклы вәзгыять саклана. Ә бүгенге күрсәткечләрне 5 ел элек булганы белән чагыштырсаң, аларның 2 тапкырга кимрәк булуын күрәбез. Бүген республикада эшсезлек 3,9 процент дәрәҗәсендә. Татарстанда шулай ук халык саны да үсештә. Үлем-китемнәр саны исә 100 мең кешегә 25 очракка кимегән.
Башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча беренче егерме урынны яулаучыларны Россия хөкүмәте акчалата премияләр биреп сөендерә. Узган 4 елда Татарстан рейтинг лидеры сыйфатында федераль бюджеттан өстәмә 828 миллион сум алган.
Татарстанның тотрыклылыгы һәм үсешендә, билгеле, беренче чиратта республика лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган тырышлык чагылыш таба. Аның сүзенә башка төбәкләрдә дә колак салалар, хөрмәт итәләр. Нәкъ Рөстәм Миңнехановның карарлары, стратегиясе республикабызны алга алып бара.