Кичә Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республикакүләм чара уздырылды.

2015 елның 8 мае, җомга
Кичә Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республикакүләм чара уздырылды.

Анда Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов  катнашты. Биектау районыннан әлеге тантанага  Бөек Ватан сугышында катнашучылар Рафаэль Ямильев  һәм тыл хезмәтчәннәре,  хезмәт  ветераны Мария Лазарева, Рәшидә  Гаязова, Зоя Матвеева, Ольга Доронина, Рафаэль Заһидуллин, Гөлфия Шәйдуллина  барды. Алар белән бергә бәйрәм тантанасында Биектау муниципаль районы башлыгы  Рөстәм  Кәлимуллин һәм башкарма  комитет җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина да катнашты.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International