ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2015 ел
шимбә
9 май көнне Мәскәүдә узган Җиңү парады 70 ел дәвамында иң масштаблысы булды. Татарстандагы чаралар да калышмады. Җиңү көнендә төп чаралар республика башкаласында узды. Башка еллардан аермалы буларак, бәйрәм парадтан түгел, ә төзекләндерелгән Җиңү паркына ачудан башланып китте.

15
май, 2015 ел
җомга
Бюджет чараларының дөрес һәм нәтиҗәле кулланылышын контрольдә тоту төбәкнең икътисади үсешенә зур тәэсир ясый. Татарстанда исә әлеге контроль системасы шактый нәтиҗәле булуы белән аерылып тора, дип саный Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.
Билгеле булганча, быелгы яз урманнар, кырлар яну белән бәйле фаҗигале вакыйгалары белән истә калды. Бактың исә, бу хәлләр россиялеләрне шактый борчуга салган икән...
Бүгенге көндә һәр бишенче бала тулы булмаган гаиләдә туа. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләренең юыла баруы шундый аяныч нәтиҗәләргә китерә. Соңгы елларда туучы балалар саны арта бара дип сөенеп сөйләсәк тә, аерылышулар саны арту зур борчу уята. Яшьләр, кызганычка, гаилә тормышына әзерлексез килә.
Республиканың  җәмәгать оешмалары  12 майда  Президент  праймеризында  катнашу өчен  кандидатлар күрсәтүнең  башланып китүен  белдерде. Узган чорда  инде берничә оешма  Татарстан  Президенты вазифасына  республиканың хәзерге лидеры  Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын  күрсәтергә  дигән карарга килделәр.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” - данлыклы Мөхлисә Бубыйның әлеге канатлы сүзләре татар хатын-кызларын Казанга җыячак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 15-17 май көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.
Хисмәт абый инде олыгайгач та кәгазь битенә язган хәрефләрен энҗе бөртеге кебек матур итеп төзеп, фикерләрен һәркемне инандырырлык төпле итеп яза иде. Җае чыкканда, редакциягә дә килә, бик җайлап сөйләшә иде. Без аны сугыш ветераны буларак та, авыл хәбәрчесе буларак та яхшы хәтерлибез. Бу язманы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм район газетасының 80 еллыгы уңаеннан Хисмәт абый Һидиятуллин истәлегенә багышлыйбыз.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
“Гаилә – җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы” дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тормышы  бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә  тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә  шуның  кадәрле ныграк  була һәм киресенчә. Гаилә – гомер буена янәшәбездә булган иң якын кешеләр, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, матур мөгамәләдә яшәү, шәхес буларак формалашуга һәм үсүгә этәргеч ясаучы уңай, җылы атмосфера. Җәмгыятьнең нигезе буларак, гаилә мәдәни гореф-гадәтләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм буыннар  бәйләнешен  саклаучы да булып тора.
Макаровка авылыннан Мария Ванеева – тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы елларында  аның чордашлары – хәзерге 85-90 яшьлекләр кичергән кеше ышанмаслык  авырлыклар аның  башыннан  да узган. Әмма аңа, Каспер фамилияле  кызга,  чыгышы һәм милләте буенча икеләтә авырга туры килә.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Биектау районы башлыгы  Рөстәм Кәлимуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов  район территориясен  самолетка  утырып  карап йөрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International