ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанның 5 миллион тонна уңыш җыйган еллары инде онытылып килә. Кызганычка, соңгы 5 елда табигать республикабызга зур сынаулар алып килде. Кызу, яңгырсыз көннәр авыл хезмәтчәннәренең бөтен тырышлыгын юкка чыгарып барды. Һәр уңышсыз ел республикабыз өчен 20 миллиард сумлык югалтулар китерде.
Һәр кешенең кесәсендә вак акча чыңлап йөри. Кайчак аны санап бирергә иренәбез, уч тулы “тимер” акча белән исәп-хисап йөртергә кыенсынган вакытлар да була. “Әй, бу тиеннәрдән нинди файда” диеп, аларны тотып атучылар да бар. Әмма чүп кенә дип тоелган акчалар да кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә ала икән.
«Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы ябык тора 2015 нче елның 6 нчы маенда ТР Биектау районы суды Биектау районы прокурорының «Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексы компаниясе» җаваплылыгы чикле җәмгыятенә карата дәгъва таләбен өлешчә канәгатьләндерде.
Әлдермеш авыл җирлеге территориясендә туган Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугышта катнашу-чыларның тулыландырылган исемлеге язылган баннерлар Әлдермеш урта мәктәбе фойесында урын алачак. Аларны тантаналы рәвештә ачу 22 нче июньгә – Бөек Ватан сугышы башланган көнгә планлаштырыла.
Намуслы хезмәтең өчен рәхмәт сүзләре ишетү, бүләк алу  –  шушы көннәрдә, ару-талуны белмичә, бөтен көчләренә эшләүче  игенчеләргә тырышлыкны тагын да арттыру өчен  менә дигән  этәргеч.
2014 елның 3 июлендә Беларусь Республикасы Бәйсезлек көнен һәм Белоруссияне немец-фашист басып алучыларыннан азат итүнең 70 еллыгын билгеләп үтте.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Соңгы вакытта районда  ике гаять зур юбилей булып узды: районның 80 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Май бәйрәмнәре алдыннан гына район мәдәният йортында тагын бер гүзәл бәйрәм булды: «Дуслык» хорының 30 еллыгы. Бу датаның уникальлеге шунда: ул предприятиенең дә, вакыйганың да юбилее түгел, ә коллективныкы.

17
май, 2015 ел
якшәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасындагы муниципаль  районнар һәм шәһәр округларын бәйрәмгә иң яхшы итеп бизәүчегә игълан ителгән республика конкурсында  Биектау  муниципаль районы җиңеп чыкты.

16
май, 2015 ел
шимбә
Дөньяда нинди генә чирләр юк. Бер ишләре хәтта табибларга да таныш түгел. Мондый авыруларны сирәк очрый торган яки орфан авырулар дип атыйлар. Алар белән нигездә санаулы гына кеше авырый. Шунлыктан белгечләргә дә мондый чирләрне ачыклау һәм дөрес диагноз кую бик кыен.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Ихлас” нәшриятында “Сугыш уты белән өтелгән язмышлар” дигән китап нәшер ителде. Биредә татар язучыларының Бөек Ватан сугышы чорында язган хатлары урын алган. Әлфия Шамова (Афзал Шамовның кызы) төзегән китапта 40тан артык әдип хакында мәгълүмат бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International