Уңыш табигать кулларында

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстанның 5 миллион тонна уңыш җыйган еллары инде онытылып килә. Кызганычка, соңгы 5 елда табигать республикабызга зур сынаулар алып килде. Кызу, яңгырсыз көннәр авыл хезмәтчәннәренең бөтен тырышлыгын юкка чыгарып барды. Һәр уңышсыз ел республикабыз өчен 20 миллиард сумлык югалтулар китерде.


Быелгы язгы чәчү ахырына якынлашып килә. Мәйданнарның 90 процентында – 1 миллион 600 мең гектарда эшләр инде тәмамланган. Алдагы елларда мул уңыш турындагы барлык хыяллар корылык аркасында чәлпәрәмә килсә дә, республикабыз чәчүлек җирләрен киметми.

- Нинди генә авырлыклар булмасын – финаслау, оештыру, техник яктан да кыенлыклар туып тора бит – республика чәчү мәйданнарын киметми. Аерым төрләр буенча хәтта мәйданнарны арттыруга да юнәлеш алдык әле. Ачык грунттагы яшелчәләр – бәрәнге, чөгендер үстерүчеләргә өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде, - ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Чәчү башыннан бирле кырларда 2,5 мең берәмлек техника эшли. Бу тәүлеккә 100 мең гектар чәчү эшләре башкарып чыгарга мөмкинлек биргән. Белүебезчә, быелгы һава шартлары аркасында чәчү бер атнага соңрак башланды. Әмма моңа да карамастан, эшнең оешкан төстә алып барылуы инде бүген былтыргыдан соңармыйча билгеләнгәнне үтәргә ярдәм иткән.

Чәчү эшләре быел ресурслар белән яхшы гына тәэмин ителде, дип билгели министр. Фаразланганны тулы күләмдә башкарып чыгу өчен 15 миллиард сум акча кирәк дип исәпләп чыгарылган иде. 8 миллиард сум кредитлар ярдәмендә җәлеп ителгән булса, бюджеттан 4,5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән – 2,3 миллиарды федераль казнадан кергән акча, 2,2 миллиард сумы - республика өлеше.

Гадәттә, чәчү чорында дизель ягулыгы бәясе зур роль уйный. Республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл хезмәтчәннәре аның бер литрын 5 сумга арзанракка сатып ала алаган. Бу да ярдәмнең бер төре буларак кабул ителә. Чәчү чорында 140 мең тонна дизель ягулыгы таләп ителүен исәпкә алсак, аның бәясе 5 сумга киметелү дә игенчеләр җилкәсенә төшкән йөкне шактый җиңеләйтә.

Чәчүлек җирләренең ашлама белән тәэмин ителеше әлегә җитәрлек үк дәрәҗәдә түгел. Бүген бер гектарга 40 килограмм ашлама туры килә. Әмма җирдә тупланган дым күләме кертелгән ашламаны да яхшы гына уңыш алу өчен җитәрлек итәр дигән ышаныч бар.

- Узган елларда шул ук күләмдә, хәтта бераз күбрәк тә ашлама кертелгән иде. Әмма җитәрлек күләмдә дым булмау аркасында ашламалар тулысынча “файдалана алмады”. Быел, шөкер, дым белән тәэмин ителеш бик яхшы. Салкынча һава торышы да безнең файдага гына, - ди Марат Әхмәтов.

Соңгы биш елда игенчеләр яз саен мул уңыш өмет итеп эшкә керешә. Әмма, кызганычка, табигать «аяк чалып» тора. Быелгы яз янә зур өметләр алып килде. Май аендагы һава торышы авыл хезмәтчәннәре тарафыннан сөенеп кабул ителә. Әмма ниндидер фаразлар ясарга барыбер иртәрәк әле. Июнь, июль айларының нинди булуыннан да күп нәрсә тора бит.

Министр да фаразлар ясаудан баш тартты. Әмма, Марат Әхмәтов сүзләренчә, соңгы елда аның күңелендә үтәлеп бетмәгән бурыч хисе саклана.

- Кызганычка, без халкыбызны кирәкле күләмдәге уңыш белән сөендерә алмадык. 5 миллион тонна уңыш җыйган традицияләрне бик тә кайтарасы килә. Җиребез дә, тырышлыгыбыз да бар. Табигатьбез кыерсытмыйча, шәфкатьлелек күрсәтсә, теләгәнебезгә ирешә алачакбыз, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты ул.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International