Әздән күп җыела

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Һәр кешенең кесәсендә вак акча чыңлап йөри. Кайчак аны санап бирергә иренәбез, уч тулы “тимер” акча белән исәп-хисап йөртергә кыенсынган вакытлар да була. “Әй, бу тиеннәрдән нинди файда” диеп, аларны тотып атучылар да бар. Әмма чүп кенә дип тоелган акчалар да кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә ала икән.


Шул рәвешле “Линия жизни” хәйрия фонды кесәдә “буталып йөргән” вак-төяк акча ярдәмендә 62 авыр хәлдәге бала өчен савыгуга өмет чаткысы кабызган. Катлаулы һәм шактый кыйммәтле операцияләргә мохтаҗ малай-кызларга тиеннәрдән миллионнар җыелган.

Хәйрия фонды үткәргән акцияләрнең исеме зур мәгънәгә ия. “Чья-то жизнь — уже не мелочь» дип, хәйрия фонды вәкилләре Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче игелекле кешеләрне ярдәм итәргә чакыра. 2009 елда ук башлангыч алган бу акцияләр елына ике тапкыр уза. Башта алар Мәскәү һәм Санкт-Петербургны гына колачлаган булса, хәзер инде илебезнең башка төбәкләрен дә җәлеп итә.

Елдан-ел авыру балаларны дәвалауга күбрәк акча җыела. 2009 елда акциянең нәтиҗәсе 449 мең 775 сум 53 тиен булса, хәзер инде 2,5 миллионнан артык туплана. “Линия жизни” хәйрия фондының матбугат сәркәтибе Дана Назаренко сүзләренчә, узган елларда вак акча белән 13 миллионга якын акча җыюга ирешелгән һәм, инде әйткәнебезчә, 62 балага авыруын җиңәргә булышканнар. Гомумән алганда исә, 11 ел эшчәнлек дәверендә әлеге хәйрия фонды 8 мең балага гомер бүләк иткән.

Быел “Чья-то жизнь - уже не мелочь» акциясендә беренче тапкыр Казан да катнаша. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Стәрлетамак, Ульяновск, Самар, Касыйм, Сочи шәһәрләре белән берлектә башкалабыз халкы 17 яшьлек Евгения Карнадудка операциягә акча җыячак. Кызга умыртка сөягенең деформациясе, IV дәрәҗә сколиоз дигән диагноз куелган. Женя башка кызлар кебек матур йөрешле булу турында бик тә хыяллана. Һәм инде быелның 1 июненә – Балаларны яклау көненә операциягә кирәкле күләмдә акча тупларга ниятлиләр.

Казан предприятиеләрендә вак акча өчен өч литрлы банкалар яки махсус тартмалар урнаштырылачак. Шулай ук тиеннәрне кабул итү пунктлары “Кольцо” сәүдә үзәгендә 22, 23 һәм 29, 30 май көннәрендә ачык булачак. Шулай ук Евгениягә ярдәм итәргә теләгән һәр кешене 1 июнь көнне башкалабызның Урицкий паркында көтеп калалар. Балалар яклау көнендә биредә зур бәйрәм оештырылып, акциягә йомгак ясалачак.

Әмма шул ук вакытта акцияне оештыручылар үз кесәләрен тулыландыру өчен “Линия жизни” фонды исеме белән эш йөртүчеләрдән сакланырга чакыра. Акция уздырылган урыннарда фондның банерлары торачак. Шулай ук игелек кылырга теләүчеләргә махсус футболкалар кигән волонтерлар ярдәм итәчәк. Аларда фонд турында, акчаның кем өчен җыелуы, кызның барлык диагнозлары билгеләнгән документлар булырга тиеш.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International