Сугыш чоры язучылары хатлары тупланган китап чыкты

2015 елның 16 мае, шимбә

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Ихлас” нәшриятында “Сугыш уты белән өтелгән язмышлар” дигән китап нәшер ителде. Биредә татар язучыларының Бөек Ватан сугышы чорында язган хатлары урын алган. Әлфия Шамова (Афзал Шамовның кызы) төзегән китапта 40тан артык әдип хакында мәгълүмат бирелгән.


Язучыларның кылган батырлыклары, яу кырында язылган әсәрләр тарихы шул чор әдәбиятын, көнкүрешне күзалларга мөмкинлек бирә. “Ул көннәрдә фронттагы язучылар һәм журналистларга бик зур бурыч йөкләнгән иде. Беренчедән, алар дошманга каршы аяусыз көрәшергә, явыз дошманны кырырга, юк итәргә тиеш булса, икенчедән, иҗат итәргә, ялкынлы сүзләре белән сугышчыларны батырлыкларга рухландырырга, фашистларга нәфрәт уятырга мәҗбүр иде”, - ди китапның авторы һәм төзүчесе Әлфия Шамова.

 

Укучыларыбызга язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гадел Кутуйның 1944 елның 4 февралендә Гази Кашшафка язган хатын тәкъдим итәбез.


Газый дус!

Мең вагон сагыну сәламе. Кичә каты сугыш булды. Немецларны тозлап-борычлап пешердек. Гөнаһ шомлыгына каршы, мин киез итектән идем. Кар эреп, су ага башлады, бөтенләй чыланып беттем. Кайту юлымда мине шул хәлдә Шәйхи Маннур очратты. Үбешеп күрештек. Аның танышы – майор землянкасына кереп, киптерендем. Җылындык, ашадык. Маннурның яңа шигырьләре белән сыйландык. Һәйбәт шигырьләр язган ул.

Очраклы машинага утырып мин үз юлыма киттем, ул шул майорда калды. Үбешеп саубуллаштык, ятим калгандай озатты.  Сугыш совет кешеләрен татулаштыра. Мин аңа үткәннәрне исенә төшермәдем, ләкин кәефем белән гафу итүемне аңлаттым. Безнең өскә дәүләт эшләре йөкләгән чакта, халык әдип дип атаган вакытта, без шәхси ваклыклардан өстен булырга тиешбез. Фашистны үтерергә җиткән көч эгоизимны үтерергә дә җитә.

Син һәм иптәшләр оештырган кичә һаман истә әле. Сезгә ничектер, миңа күңелле булды. Андый кичәнең төп кунагы, төп хуҗасы булу түгел, аннан яман кичәләрдән дә куылганым бар.

Яшәсен иҗат көчен арттыра торган дуслык-татулык!

Иптәшләргә күп-күп итеп сәлам әйт. Каршыңда утыра торган тиктормас А.Гомәр озата төшәм дигән иде – төшмәде. Икенче кайтуымда  күрше диванга егып җәфалармын үзен.


Җәмәгатеңә, балаларыңа сәлам әйтеп, исәнлек-саулык телим. Кулыңны кысып, йөрәк җылымны күчерәм үзеңә.

Белешмә:
Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышына 1942 елның 25 маенда китә. 1944 елда Казанга озак вакытлы иҗади ялга кайта. Биредә ул “Рөстәм маҗаралары” дигән данлыклы әсәрен яза. Яңадан фронтка китеп бара. Тик аңа туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1945 елның 16 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә мәңгелеккә ятып кала. Г.Кутуй сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен” һәм “Сталинградны саклаган өчен” медальләре белән бүләкләнә.


Мөршидә Кыямова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International