Билгеле булганча, быелгы яз урманнар, кырлар яну белән бәйле фаҗигале вакыйгалары белән истә калды. Бактың исә, бу хәлләр россиялеләрне шактый борчуга салган икән...
Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең 46 төбәгеннән барлыгы 1600 кеше катнашкан.
Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы елларда россиялеләр арасында табигатьтә килеп чыга торган янгыннарда кеше үзе гаепле дип санаучылар арткан. Пожарларда халыкның урманнарга булган битараф мөнәсәбәте гаепле дип санаучылар 59 процент тәшкил итә. Алар фикеренчә, янгын чыгуда бердәнбер гаепле затлар – кешеләр.
Хәер, россиялеләр арасында әлеге төр янгыннарда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләрен гаепләүчеләр дә юк түгел. Алар барча халыкның 29 процентын тәшкил итә.
Пожарлар башлануда табигать гаепле (корылык, кызу һава торышы) дип санаучылар исә күпкә азрак – нибары 14 процент. Әле алай гына да түгел, россиялеләр арасында урманнарны махсус яндырып җибәргәннәр дип санаучылар да бар икән.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Россиядә гомер итүчеләр янгыннар санын киметү өчен, беренче чиратта, урманда учак яккан өчен җәзаны катгыйлатырга кирәк дип саный. Күзәтчелек органнары да контроль эшенә зур игътибар бирергә тиеш. Россиялеләр фикеренчә, әгәр дә халыкка аңлату эшләре тиешле күләмдә алып барылса, профилактик чаралар оештырылса, урман янгыннары саны бермәбер кимер иде.
Әйтергә кирәк, быел язын килеп чыккан урманнар яну белән бәйле фаҗигале вакыйгалар берәүне дә битараф калдырмаган. Халыкның 70 проценты әлеге урыннардагы хәлләрне, янгыннар белән көрәш эшчәнлеге барышын хәзер дә күзәтеп тора.