Макаровка авылыннан Мария Ванеева – тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы елларында аның чордашлары – хәзерге 85-90 яшьлекләр кичергән кеше ышанмаслык авырлыклар аның башыннан да узган. Әмма аңа, Каспер фамилияле кызга, чыгышы һәм милләте буенча икеләтә авырга туры килә.
Ул Алтай ягының Чистая авылын үзенең кече ватаны дип саный. Әле XVIII гасыр башында ук карт бабасын башка белгечләр белән бергә Голландиядән патша Петр Беренче алып кайта. Ә бабасы Франц Каспер Россиядә туа һәм яшәү урынын үзе сайлый ала. Ул Алтай ягына барып урнаша. Әмма Россиядә әтисен дә, бабасын да голландиялеләр дип тү-гел, ә “немецлар” дип йөртәләр. Документына караганда, Мария Каспер да, немецча бер генә сүз белмәсә дә, немка дип санала. Паспортындагы шундый язу белән сугыш елларында аңа ниләр кичерергә туры килүен күз алдына китерүе кыен түгел. 1947 елда кияүгә чыкканнан соң Мария Францевна иренең фамилиясенә күчә һәм шул вакыттан бирле ул Ва-неева фамилиясен йөртә.
Касперларның зур гаиләсенә репрессия тәмугы аша узарга туры килә. Эшчән, булдыклы ”чит илнекеләр” күршеләре һәм таныш-белешләренең ачуын китерә. Ялган әләк буенча әтисе Франц Францевич Касперны кулга алалар һәм атып үтерәләр. Мариянең яраткан бабасы һәм әбисен Надымга сөргенгә җи-бәрәләр һәм тиздән алар шунда һәлак булалар. Бабасы бөтен әйләнә-тирәгә даны таралган доктор һәм дәвалаучы була. Авылдашлары аны хәтта кулга алудан да саклап калырга тырышалар. Мария терелтүгә өмет өзелгән авыруларга ярдәм итә торган үлән һәм төрле тамыр төнәтмәләренең исемнәрен, бабасының дәвалау алымнарын әле дә хәтерли. Әтисенең репрессияләрдән котылып кала алган туганнары төрле елларда чит илгә китәләр. Энеләренең берсе Кытай аша Канадага барып чыга, Мария Францевна сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы министрлыгында хезмәт куя. Максатчанлык һәм тормыш сынауларына чыдам булу Касперларга һәрвакытта да үз дигәннәренә ирешергә мөмкинлек биргән.
Мария унөч яшендә бөтенләй ялгыз кала, үги ана аңа: “Миңа яшәргә комачаулама”, – дип кенә кычкыра. Мәктәптә ул яхшы укый, бабасы кебек табиб булырга хыяллана. Әмма документларындагы “шик астына алынган” дигән сүзләр аның бөтен хыялларын челпәрәмә китерә. Сугыш башлана. Тылда хатын-кызлар фронтка киткән ир-атларны алыштыралар. 1942 нче елда башка авылдашлары белән бергә унҗиде яшьлек Марияне дә тракторчылыкка укырга җибәрәләр.
– Колхозда миңа иске ХТЗ тракторын бирделәр, урып-җыю вакытында ул көн саен диярлек ватыла, ә запас частьләр юк. Озаклап тик торырга туры килде һәм сезонына мин нибары 100 хезмәт көне эшләдем, һәм аның өчен 3 центнер ашлык бирделәр, – дип исенә төшереп сөйләде Мария Францевна.
Тырыш, максатчан кызны тиздән яңа чылбырлы ЧТЗ тракторында эшләргә җибәрәләр. Бу техникада инде ул сезонына 1,5 тонна ашлык җыя ала. 1945 елда егерме яше дә тулмаган Марияне трактор бригадасына бригадир итеп куялар.
– Бу бик авыр заман иде. Тәүлегенә нибары ике-өч сәгать йокы эләгә. Ял көннәре, гомумән, юк. Ару-талчыгудан без инде аягыбызда басып тора алмыйбыз, ә фронт икмәк көтә. Һәм без көнлек норманы арттырып үтәү өчен булдыра алганның да, алмаганның да барысын да эшләдек, – диде тыл хезмәтчәне.
1947 елда Мария Каспер Николай Ванеевка тормышка чыга. Аларның язмышлары бик тә охшаш була. Николайның да әти-әнисе репрессиягә дучар ителә, аның кулында алты энесе һәм сеңлесе кала. Мария алар өчен апа да, әни дә була.
– Балалар безнең белән яшәделәр. Без аларны үстердек һәм укыттык, – дип сөйләде Мария Францевна.
Николай Ванеев хәрби чинда була һәм тиздән аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Мария яңа урында эшкә урнаша алмый. Гаиләдә тагын ике кечкенә бала туа, ә аларны ашатырга берни юк. Ул чакта зирәк Мария Францевна мондый хәл-дән чыгу юлын таба – “японка” дип йөртелә торган кыска аяклы сыер ала һәм аны хәрби часть янындагы сарайларның берсенә яшерә. Әмма бу турыда кемдер тиешле урынына җиткерә. Тикшерү килеп төшә.
– Мин бу сыерны балаларымны ач итмәс өчен асрыйм, дидем. Тикшерүчеләр хәлемә керделәр һәм малкаемны тартып алмадылар, – дип елмая ветеран.
Менә шулай, кайда гына яшәсәләр дә, сыерлар аңа авырлыкларны җи-ңәргә ярдәм итәләр. Тумышы белән Голландия якларыннан булуы тәэсир иткәндер, мөгаен.
Ванеевлар гаиләсе ун ел диярлек Йошкар-Олада яши. Аннары 1967 елда ирен Казанга җибәрәләр. Мария Францевнаның өй эшләре белән генә шөгыльләнеп яшисе килми. Аңа кочегаркада да, лабораториядә дә эшләргә туры килә, соңрак анда өлкән мастер була. Балалар үсеп җитә. Алар, үзләре институтларда уку бәхетенә ирешә алмаганлыктан, улларына һәм кызларына лаеклы белем бирергә тырышалар. Александра, Сергей, Людмила һәм Василий – барысы да югары уку йортларын тәмамлаганнар, кирәкле һөнәрләр алганнар. Мария Францевна оныкларын да үстерешкән. Инде хәзер, артык ашыкмыйча, ял итә-итә генә яшәргә дә була кебек. Әмма аның холкы моңа түзәме соң?
– Безнең әни мәңгелек двигатель белән бер, аңа гел ни белән булса да шөгыльләнергә кирәк, – диләр балалары.
48 яшендә ул үзен авыл хуҗалыгына багышларга, күптәнге хыялын тормышка ашырып, сыерлар асрый башларга дигән карарга килә.
– Җир йөзендә иң кадерле әйбер нәрсә? – дип сорады ул миннән һәм үзе үк җавап та бирде: – Җир! Бөтен нәрсә җирдән: шушы тәмле су да, безне туендыра торган үсемлекләр дә, файдалы казылмалар да. Безнең илдә җир күп, шуңа күрә без иң байлар.
Ул чакта гаилә яшәгән Кульсеитово поселогында фермер Ванеевага зур булмаган участок бирә-ләр. 1992 елда Биектау районының Макаровка авылында ул 62 гектар җир ала. Моның өчен Мария Францевна ул чакта аларга зур ярдәм күрсәткән Минтимер Шәймиевкә, игътибарлылыгы һәм булышуы өчен республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен әйтеп бетерә алмый. Бераздан уллары Василийга, фермер буларак, 40 гектар сөрү җире бирәләр. Ванеевлар үзләренең фермер хуҗалыкларын бүген менә шул җирләрдә үстерәләр. Гаилә бер тату бригада булып эшли. Василий Ванеев әнисенең терлекчелек фермасы янындагы “Флора” фермер хуҗалыгын җитәкли. Оныгы Максим да барысын да булдыра, әбисенә хуҗалык эшләрендә булыша.
Мария Францевна белән бергә без 50 сыер асрала торган терлекчелек фермасын карап йөрибез.
– Маллар өченче көн инде көтүлекләрдә йөри-ләр, – дип аңлатты ул.
Ванеевлар көн саен диярлек дүрт йөз килограмм-га якын сөт алалар, аннан эремчек, катык, каймак ясыйлар. Азык-төлекне, кечкенә йөк машинасына төяп, Казан шәһә-рендәге базарга озаталар. Улы Василий, кызы Людмила һәм оныгы Максим – фермерның уң кулы. Мария Францевна үзе дә барлык эшләрдә актив катнаша. Сыер абзары янында 25 дуңгыз асрала торган дуңгызчылык фермасы төзеп куйганнар. Ишегалдында пычкы чүбендә аклы-каралы һәм алсу төстәге дуңгыз балалары “аунаша”.
– Минекеләр Вьетнам дуңгызы сатып алганнар иде. Бу чуар дуңгыз балалары шуның токымы, – дип аңлатты хуҗа хатын. – Бездән дуңгыз балаларын бик рәхәтләнеп сатып алалар. Ә менә бозаулар турында алай дип әйтеп булмый. Ә алар көр, нык, югыйсә. Бозаулар 2,5-3әр ай сыер янында булалар бит. Сыер асрау бик күп хезмәт һәм сабырлык таләп итә, әлбәттә. Аны теләсә кем булдыра алмый.
Без Мария Францевна янына аның 90 яше тулган көнне килдек. Берсе артыннан икенчесе аны котларга балалары белән күршеләре дә кереп чыкты, дуслары, хезмәттәшләре дә килде. Президент Владимир Путин котлавын, зур чәчәк бәйләмен һәм истәлекле бүләкне юбилярга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды. Ул аңа районда фермерлык хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде һәм катлаулы хезмәтендә уңышлар теләде.
Мария Францевнаның туган көне 11 майда. Сүз, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы, узган Җиңү көне турында да барды.
Мин җиребездә башка сугышлар булмаячагына ышанам, – диде ул. – Без көчле, без җиңелмәс халык һәм берәүнең дә безгә каршы сугыш уты кабызырга батырчылыгы җитмәс.
Разия АБЗАЛОВА