Җиңү көне ничек узды?

2015 елның 16 мае, шимбә

9 май көнне Мәскәүдә узган Җиңү парады 70 ел дәвамында иң масштаблысы булды. Татарстандагы чаралар да калышмады. Җиңү көнендә төп чаралар республика башкаласында узды. Башка еллардан аермалы буларак, бәйрәм парадтан түгел, ә төзекләндерелгән Җиңү паркына ачудан башланып китте.


Алдан Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин Дан Мемориалына һәм сугышта һәлак булганнарның аналары һәм тол калган хатыннарга багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Анда кунакларны әле күптән түгел өйләнешкән 70 пар каршы алды. Алар тынычлык символы булган ак күгәрченнәрне очырды.

Җиңү паркы яңарды

Реконструкциядән соң Җиңү паркында балалар һәм спорт мәйданчыклары пәйда булды. Күл янындагы парк зонасы яңартылды. Хәрби техника берәмлекләре арасында 1940 елда чыгарылган Т-34 танкы да үз урынын тапты. Моннан тыш, “Хәтер китабы” тарихи-мемориаль комплексы барлыкка килде. Әлеге электрон китапта сугышта катнашкан Татарстан гражданнары турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Сәгать 10.00дә Ирек мәйданында Җиңү парады Россия, Татарстан әләмнәре, Җиңү байрагын алып чыгу белән башланды. Элеккеге гадәткә тугры калып, Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан туры трансляция аша халыкка Россия Президенты Владимир Путинның котлавын ишеттерделәр. Рөстәм Миңнеханов та ветераннарны, Татарстан халкын Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.

Парадны Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде. Техника парадындагы хәрби машиналар арасында БТР-70М, җиңел бронялы КАМАЗ-43269 “Выстрел”, универсаль бронялы КАМАЗ-63968 “Тайфун” автомобильләре бар иде. Колоннаны БТР-80 бронетранспортеры тәмамлады.

“Үлемсез полк”та – 1500 кеше

Татарстанлылар “Үлемсез полк” дип аталган халыкара акциягә дә кушылды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Казанда катнашкан 1500 кешенең 800е – мәктәп укучылары. Алар һәрберсе кулына Бөек Ватан сугышында катнашучының портретын тоткан иде. Татарстан буенча акциядә барлыгы 35 меңнән артык студент һәм укучы катнашкан. Аларның күбесе сугыш кырында ятып калган әби-бабалары турында истәлекләр яңгыратты.

Бәйрәм кич белән “Казан-Арена” стадионында “Җырлый торган Казан” флэшмобы белән дәвам итте. Казан студентлары Татарстанның Дәүләт камера хоры ярдәмендә легендар сугыш җырларын башкарды. “Казан-Арена” янына җыелган халык үзе дә сизмәстән, концертта катнашты: алар стадион медиафасадындагы җыр текстына карап, хорга кушылып җырлады.

Ә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган парадта катнашкан, Татарстанда яшәүче бүгенге көндә исән булган бердәнбер Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен алган Борис Кузнецов 11 майда Казанга кайтты. Ул, үз чиратында, хис-кичерешләре белән бүлеште. Ветеран өчен Мәскәү парадын күрү зур бәхет булган. “Шунысы мөһим: Җиңү парадында Россия армиясенең бөтен көчен күрсәттеләр”, – диде ул. Моннан тыш, анда ветеранга илбашлыгы Владимир Путин белән аралашырга да насыйп булган.

Бәйрәмнәр вакытында республикада кунаклар да күп булган. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте белдергәнчә, май бәйрәмнәре вакытында Казанга 120 мең турист килгән. 1-3 һәм 9-11 май көннәрендә туристлар агымы аеруча күп булган.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International