Бюджет чараларының дөрес һәм нәтиҗәле кулланылышын контрольдә тоту төбәкнең икътисади үсешенә зур тәэсир ясый. Татарстанда исә әлеге контроль системасы шактый нәтиҗәле булуы белән аерылып тора, дип саный Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.
Бу турыда ул Казан федераль университетында ачылган “Дәүләт (муниципаль) финанс контролен камилләштерү” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында хәбәр итте.
Контроль системасы камилләшергә тиеш
Татарстан лидеры үзенең чыгышын республиканың икътисади торышы белән бәйле мәгълүматлардан башлады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 2014 елда Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме 1,6 триллион сумга җиткән, 2,4 миллион квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган.
- Төбәк икътисади яктан үсешкә ирешсен өчен бюджет чараларының дөрес һәм нәтиҗәле кулланылышын контрольдә тоту кирәк. Тиздән Татарстанның 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясе расланачак. Әлеге документның төп максатларының берсе – республиканы дөньякүләм дәрәҗәдә инвестицион яктан кызыклы итү, биредә нәтиҗәле финанс системасын булдыру. Бу бурычлар финанс контроле органнарына зур җаваплылык өсти, контрольлек итү органнарының үзара берләшеп эшләвен таләп итә, - дип ассызыклады чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан лидеры сүзләренчә, хәзерге вакытта дәүләт оборона заказы, тузган торактан күчерү программасын финанслау, дәүләт сатып алулары кебек тармаклардагы бюджет чаралары тотылышын аеруча контрольдә тоту таләп ителә.
- Татарстанда контроль системасы шактый нәтиҗәле эшли. Шулай да, без бу өлкәне камилләштерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын төгәл аңлыйбыз. Ник дигәндә, нәкъ менә нәтиҗәле контроль системасы булу бюджет учреждениеләренең төрле дәүләт программалары һәм проектларны тормышка ашырудагы кимчелекле якларын ачыкларга ярдәм итә, - дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге чараның нәкъ менә Казан федераль университетында узуы юкка түгел, билгеле. КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта әлеге уку йорты илнең финанс системасы өчен идарә итүче кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә. Тиздән КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтында дәүләт контроле белән бәйле аерым кафедра да барлыкка килергә мөмкин.
Бюджетныкы гына түгел, халыктан җыелган акча да контрольдә
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, пленар утырышта федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Россия Президентының контроль идарәсе җитәкчесе урынбасары Михаил Бесхмельницын кебек рәсми затлар да катнашты. Алар Россиядә финанс контролен камилләштерү, аның хокукый ягын тәэмин итү турында үзара фикер алышты.
- Узган ел без федераль бюджетта калган “ирекле” акчаларны банк депозитларына урнаштырудан 48 миллиард сум акча эшләгән идек. Быел исә әле май ае гына булуга карамастан, бу сан 30 миллиард сумга җитте, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Роман Артюхин.
Михаил Бесхмельницын үзенең чыгышында дәүләт бурычларына тукталды.
- 2014 елда Россия төбәкләренең бурычы 20 процентка артты һәм 2 триллион сумнан да артып китте. Әлеге бурычларны бүлгәләү дә ярдәм итмәде, хәтта, - дип ассызыклады белгеч.
Өстәвенә, төбәкләрнең гомуми бюджет кытлыгы да шактый югары. Хәзерге вакытта аның гомуми күләме 2 триллион сум тәшкил итә.
Пленар утырышта торак-коммуналь хуҗалык тармагын да игътибардан читтә калдырмадылар. Торак-коммуналь хуҗалык тармагын үзгәртеп корырга ярдәм итү Фонды җитәкчесе урынбасары Ольга Сердюк капиталь ремонт акчаларына аеруча зур басым ясады.
- Хәзерге вакытта торак милкечеләреннән капиталь ремонт өчен барлыгы 22 миллиард сум акча җыелды. Әлеге акчаларны дөрес итеп саклау таләп ителә. Алар башка максатта түгел, ә нәкъ менә капиталь ремонт өчен кулланылырга тиеш, - дип ассызыклады җитәкче.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, халыкара конференция ике көн дәвам итәчәк. Бу чарага нәтиҗәләр 15 май көнне ясалырга тиеш.
Рәмзия ЗАКИРОВА