30 апрель көнне Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек Ассоциациясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия чарасы уздырды. Әлеге бәйрәмдә шушы ассоциациягә керүче эшкуарларның ветеран әти-әниләре катнашты.
Кече һәм урта эшмәкәрлек Ассоциациясе тарафыннан оештырыла торган эшлекле төшке ашлар күптән инде традициягә әверелгән. Әлеге оешма составына керүче эшмәкәрләр атнага бер мәртәбә бер өстәл артына җыелып, үзәләрен борчыган актуаль мәсьәләләр турында фикер алыша, үзара тәҗрибә уртаклаша.
- Эшлекле төшке ашларны без инде җиденче ел рәттән, атнага бер мәртәбә уздырабыз. Иң мөһиме: шушы вакыт эчендә аның бер тапкыр да үткәрелми калганы юк. Кайчакларда 15-20, ә кайбер көннәрдә исә 60лап кеше җыела. Әлеге очрашуларның максатына килгәндә исә, безнең берләшмә бик зур, шуңа күрә эшкуарларның үзара аралашуы, хәбәрләшүе, тәҗрибә уртаклашуы өчен шартлар тудыру мөһим, - дип аңлатты безгә Кече һәм урта эшмәкәрлек Ассоциациясенең президенты Хәйдәр Хәлиуллин.
Бүген уздырылган төшке аш исә гомумән башка төрле иде. Ул хәйрия чарасы буларак үткәрелде һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Бу аңлашыла да, ник дигәндә, Ассоциация хәйрия эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирә. Әле алай гына да түгел, оешманың актив әгъзалары үзара уйлашканнан соң “Бизнесның мәрхәмәтле йөрәкләре” дип атала торган махсус хәрәкәт тә оештырып җибәргәннәр.
Җиңү көнен бүгенгедәй хәтерлим...
Шул рәвешле, республика эшмәкәрләре бүгенге чарага бизнес тармагындагы проблемалар турында сөйләшергә түгел, ә Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен татыган әти-әниләренең әлеге афәтле еллар турындагы истәлекләрен тыңларга дип килгәннәр иде.
Мәсәлән, Кече һәм урта эшмәкәрлек Ассоциациясе вице-президенты Айрат Гыймадетдиновның әтисе Фердинанд әфәндене генә алыйк. Сугыш башланганда, аңа нибары 4 яшь булган. Шулай булуга да кармастан, бу елларның ачысын ул бүген дә бик яхшы хәтерли.
- Ике абыем һәм әтиемне шундук сугышка алып киттеләр. Абыйларым сугыш вакытында һәлак булды, ә әтием исә Җиңү көнен үз күзләре белән күрүгә иреште. Тик безнең янга ул башындагы тирән яра белән кайтып керде. Бактың исә, кайту юлында аларны поляк сугышчылары атакага тоткан икән. Сугыш чоры елларының фаҗигасен исә сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Бар җирдә ачлык-ялангачлык... Шул истә калган: минем апам 15 яшьлек чагында “Заря” кондитер фабрикасына эшкә урнашты. Ул аннан юарга дип үз халатын алып кайта иде. Без исә башта җыелышып шуны ялый идек. Бары тик шуннан соң гына апам халатын юарга китә иде, - дип сөйләде ул.
Җиңү көнен дә бик яхшы хәтерли Фердинанд әфәнде.
- Иртәнге сәгать бишләр тирәсендә ишек каккан тавышка уянып киттек. Сугыш бетүгә таба бара, ә монда ниндидер тавышлар, дип бик курыктык. Урамга чыксак, бөтен җирдә аталар. Бактың исә, бу җиңү уңаеннан икән. Без Ирек мәйданына ашыктык. Ә анда җыр-бию, - дип уртаклашты Фердинанд Гыймадетдинов безнең белән.
Нәрсә кымшана, шуны ашый идек...
- Әлеге ассоциация составына керүче “Удача” компаниясе директоры Илзирә Гайнетдинова исә бирегә әнисе белән килгән иде.
- Сугыш башлану белән бабам шундук фронтка киткән. Шул китүдән 1945 елның декабренә кадәр аннан бернинди дә хат-хәбәр булмаган. Әбием нәрсә дип уйларга да белми кайгырып беткән. Бактың исә, бабамны нимесләр пленга алганнар икән. Ул сугышның башыннан алып азагына кадәр әсирлектә яшәгән. Туган җиренә дә ул сугыш бетеп якынча ярты ел узгач кына кайтып җиткән. Әсирлектә күргәннәрен тыныч кына сөйли алмый иде бабам. Әгәр дә плендагы кешеләр санын киметергә кирәк булса, аларның барысын да баганага бәйләп, һәр икенчесен атып үтерә торган булганнар. Халык шул дәрәҗәдә ач яшәгән ки, нәрсә кымшана, шуны ашаганнар, - дип уртаклашты безнең белән Илзирә ханым.
Бабасының исән-сау кайтуы исә гаилә өчен зур сөенеч булган. Аннары алар бик озак еллар дәвамында бәхетле тормыш кичергәннәр әле...
Шунысын да билгеләп үтү кирәк: Бөек Ватан сугышына Татарстаннан барлыгы 700 мең татарстанлы киткән, аларның бары тик яртысы гына фронттан кире әйләнеп кайткан.
Рәмзия ЗАКИРОВА. Шамил АБДЮШЕВ фотолары